Волчья Бистәсендә яшәүче берәүгә пычак белән кадаганнар
ЭЭБнең кизү тору частендә узган атнада 28 хәбәр теркәлгән, 1 җинаять эше кузгатылган.
Сәламәтлеккә авыр зыян салу
2024 елның 28 июлендә төн уртасында Волчья Бистәсендә яшәүче исерек гр. С. килеп чыккан низаг барышында гр. К.-ның корсагына пычак белән ике тапкыр чәнчегән. Зыян күрүче гр. К. Казан шәһәренә - РКБга озатылган, җинаять кылучы тоткарланган.
Руль артында исерек
ЮХКен бозган өчен 51 машина йөртүче адм.җаваплылыкка тартылган, шуларның икесе - исерек килеш а/м белән идарә иткән өчен. Бу Яңа Чишмәдә яшәүче 45 яшьлек гр. А. һәм Аксубай районында яшәүче 62 яшьлек гр. Н. Аларга 30шар мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев