Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Җәй җитте - велосипедлар урлыйлар

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 43 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Урлау

2022 елның 16 май иртәсендә Яңа Чишмә районында яшәүче гр. Ф. Ленин урамындагы скверда гр-ка Х.-ның STELS маркалы велосипедын урлап качкан.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан урлаучы оператив рәвештә ачыкланган һәм велосипед хуҗасына кайтарылган.

2022 елның 27 маеннан 29на кадәрге вакыт эчендә билгесез зат Зирекле авылында яшәүче гр. Н-ның йортына керә һәм эретеп ябыштыру аппаратын, дрельны, шлифлау машинасын, эретеп ябыштыручы битлеген һәм электродны урлый. Зыян 10 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Исерек килеш руль артына

39 машина йөртүче ЮХКен бозган өчен адм. җаваплылыкка тартылган, аларның икесе руль артына исерек хәлдә утырган. Бу Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 47 яшьлек гр. Н. һәм Чирмешәндә яшәүче 21 яшьлек гр. Ш. Аларга 30шар мең сум штраф һәм  ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев