Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Яңа Чишмә районында өч исерек шофер ачыкланган

Узган атнада ЭЭБ кизү тору часте тарафыннан 32 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган


Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян китерү
2021 елның 27 июнендә кичке сәгать җиденче яртылар тирәсендә, Екатериновка Бистәсенең Совет урамы буенча урнашкан йортларның берсе янында (бакчада) гр-н Б. үзара килеп чыккан бәхәс барышында гр-ка Б.ның башына пыяла шешә белән суккан. Нәтиҗәдә, аның башына һәм уң кулына  зыян килгән.
Урлау
2021 елның 3 июненнән 9на кадәр булган чорда билгесез зат Чертуш авылы читендә урнашкан кырда гр. С.ның 9 мең сумлык кулдан ясалган кечкенә арбасын, шулай ук гр-ка Х.ның 12 мең сумлык тырма агрегатын урлаган.
Руль артына исерек килеш утыру
51 машина йөртүче ЮХК бозган өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан  адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән өч кеше исерек килеш а/м белән идарә иткән өчен. Бу Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 64 яшьлек гр. Р., Черемухово Бистәсендә яшәүче 56 яшьлек гр. С. һәм Архангел Бистәсендә яшәүче 49 яшьлек гр. М. Аларның барысына да 30шар мең сум штраф һәм, ким дигәндә, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев