Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Яңа Чишмә районының Ленино авылында исерек берәү кешеләргә ату белән янаган

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 39 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Терроризм акты турында ялган хәбәр

2021 елның 6 декабрендә исерек хәлдәге гр. К. Ленино авылының Үзәк урамында, хулиганлык итү нияте белән, үзенең кәрәзле телефоныннан Яңа Чишмә районы ЭЭБнең дежур бүлегенә шалтыратып, җирле АМЙдагы кешеләргә атуы турында ялган мәгълүматлар җиткергән.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Чистай районара тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

Мошенниклык

2021 елның декабрь көннәренең берсендә Яңа Чишмә районында яшәүче гр. Н. «Газпром Инвест» сайтында алга таба хезмәт хакы алу максатыннан үзенең шәхси мәгълүматларын калдырган. Билгесез затлар аңа шалтыратып, акча эшләү тәкъдиме белән аны үзләре күрсәткән счетларга 11 мең сум күләмендә акча күчерергә ышандырганнар.

Исерек килеш руль артына

ЮХКне бозган өчен 48 машина йөртүче адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе - а/м исерек килеш идарә иткән өчен. Бу - Петропавел Бистәсендә яшәүче 32 яшьлек гр. П.  Аңа 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев