Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Яңа Иванаево кешесенең баш мие җәрәхәтләнгән

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 32 хәбәр теркәлгән, ике җинаять эше кузгатылган.

Документлар урлау

2021 елның 28 маеннан алып 30на кадәр булган чорда билгесез зат Яңа Чишмә районында яшәүче гр. М-ның «Лада-гранта» автомобиленнән документлар урлаган (машина йөртү таныклыгы һәм транспортны теркәү турындагы таныклык).

Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян китерү

2021 елның 10 июнендә иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә, Яңа Иванаевоның Үзәк урамы буенча урнашкан йортларның берсе янында ызгыш килеп чыккан һәм  гр. С. үз оппонентының битенә ике тапкыр суккан.

Нәтиҗәдә, соңгысының  баш миенә зыян килгән, шулай ук  аның яңак сөяге дә сынган.

Исерек килеш руль артына

43 машина йөртүче ЮХКен бозган өчен адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен. Бу Екатерина Бистәсендә яшәүче 59 яшьлек гр. С. Аңа 30 мең сумлык штраф һәм, ким дигәндә, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев