Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Зирекледә яшәүче берәү авылдашыннан азык-төлек урлаган

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 25 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган, икесе дә ачыкланган.

Урлашу

2022 елның 19 июнендә кичке сәгать 5тән алып 18:00гә  кадәрге вакыт аралыгында Зирекле авылында яшәүче гр. К. законсыз рәвештә гр. Х.-ның 1 Май урамы буенча урнашкан йортына кергән һәм якынча 700 сумлык азык - төлек продуктларын урлаган. Күрәсең, нык ачыккан булган.

Наркотиклар сату

2021 елның 8 декабрендә кичке тугызынчы яртыга чаклы берәү билгеле булмаган урында, Интернет челтәреннән һәм кесә телефоныннан файдаланып, табып алыр өчен яшерен урынга наркотик салып (тайник-закладка) законсыз рәвештә гр. М.-га 0,57 грамм наркотик матдә саткан. ЭЭМ хезмәткәрләре наркотикны шул ук көнне Әдәмсә авылындагы «Диал» кибете янында басып торучы гр. М.-дан «табып» алганнар.

Рул артында - исерек

53 машина йөртүче ЮХКен бозган өчен адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе - а/м белән исерек килеш идарә иткән өчен. Ул район үзәгендә яшәүче гр. П. Хәзер аңа 30 мең сумлык штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев