Бала гаиләдә яшәргә тиеш
Безнең районда балаларны урнаштыруның опека формасы киң таралыш алды. Без Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Жанна Черняктан (рәсемдә) опека һәм попечительлек органнарының эше турында сөйләвен үтендек. - Жанна Викторовна, опека органнарының төп бурычлары нинди һәм сезнең өчен нинди мәсьәләләр өстенлекле булып санала? - Безнең...
Безнең районда балаларны урнаштыруның опека формасы киң таралыш алды. Без Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Жанна Черняктан (рәсемдә) опека һәм попечительлек органнарының эше турында сөйләвен үтендек.
- Жанна Викторовна, опека органнарының төп бурычлары нинди һәм сезнең өчен нинди мәсьәләләр өстенлекле булып санала?
- Безнең төп бурычыбыз - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны һәм ятим балаларны урнаштыру. Урнаштыруның өстенлекле формасы булып балаларны башка гаиләгә тәрбиягә бирү (уллыкка-кызлыкка, асрамага, опекага). Безгә шулай ук балаларны тәрбияләүдә үзара бәхәскә кергән ата-аналар да мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, аерылышып, аерым яшәүчеләр. Аларга бала белән аралашуга бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә булышабыз.
- Хәзер күпме ятим бала гаилә җылысы көтеп яши?
- Быелгысы елның 1 гыйнварына районда 83 бала исәптә тора, шуның 35 се опекуннар гаиләсендә тәрбияләнә, 48 бала гаиләгә - асрамага, 16 сы -уллыкка (кызлыкка) алынган. Үткән елда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 7 бала булуы ачыкланган, 6 бала гаиләгә опекага алынган. Нибары бер бала гына балалар йортына урнаштырылган.
- Ата-ана хокукыннан еш мәхрүм итәсезме?
- Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү - иң соңгы чара инде ул һәм бу чараны куллану һәрчак максатчан түгел, хәер, кайчакта шунысы ачык: балага ата-анасы белән яшәү аның гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Нинди дә булса карар ансат кына чыгарылмый. Уңышсыз ата-аналарны без рейдлар барышында ачыклыйбыз, шулай ук безгә район халкыннан, мәктәпләрдән, авыл Советларыннан хәбәрләр керә. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзалары белән берлектә без урыннарга барып, информацияләрне (хәбәрләрне) тикшерәбез. Әгәр ул расланса, исәпкә алабыз, профилактик эш үткәрәбез, контрольдә тотабыз. Әгәр дә ата-ананы төзәтү мөмкин булмаса, документларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү өчен судка тапшырабыз. 2012 ел дәвамында өч ата-ана 4 балага карата ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде.
- Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр ул хокукларын кире кайтара алалармы?
- Ата-аналар хокукы суд тәртибендә ата-ананың гаризасы буенча торгызыла. Әгәр алар тәртипләрен, яшәү рәвешен, бала тәрбияләүгә мөнәсәбәтләрен үзгәртсәләр, бу мөмкин хәл.
- Ата-анасын югалткан очракта яңа әти белән әни табу мөмкинлеге кемдә күбрәк?
- Бу катлаулы мәсьәлә. Гадәттә бар да кечкенә һәм сәламәт бала алырга тырыша. Физик һәм психик тайпылышы булган балалар өчен гаиләләр табу кыенрак.
- Опекуннар, тәрбиягә бала алучылар нинди дәүләт ярдәменә исәп тота алалар?
- 2013 елның гыйнварыннан опекун гаиләләргә бала тәрбияләгән (асраган) өчен пособие артты, хәзер ул бер укучыга 7444 сум, мәктәпкәчә яшьтәге балага 6454 сум тәшкил итә. Тәрбиягә бала алган әти-әнигә 2500 сум акча түләнә. Ятим балалар һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм йөзеннән һәр елны җәйге ял оештырыла.
- Сезнең тарафтан опекун гаиләләргә контроль бармы?
- Опекун гаиләләр елга ике мәртәбә опека һәм попечительлек органнары тарафыннан тикшерелә. Бу тикшерүләрнең төп максаты - баланың гаиләсен алыштырган кешеләрдә яшәү һәм тәрбия шартларының уңай булуын күзәтү. Шундый балаларны тәрбияләүгә дәүләт биргән акчаларның үз максатына тотылуы мөһим.
- Районда ятим балаларны уллыкка еш алалармы?
- Безнең илдә уллыкка яки кызлыкка алуга өстенлек бирелә. Әгәр балага ике дәгъвачы булса, берсе - уллыкка, икенчесе опекага алырга теләсә, беренче чиратта уллыкка алырга теләүченең гаризасы карап тикшерелә. Күп гражданнар уллыкка (кызлыкка) алуны өстен күрә: ата-ананың хокуклары күп, ә ташламалар юк - бар да гадәти гаиләдәге сыман. Аның каравы, бала үзеңнеке кебек якын (туган) була. Яңа Чишмәдә, күп булмаса да, уллыкка бала алучы гаиләләр бар.
- Сез биргән интервьюдан соң гаиләсенә бала алырга карар кылучылар булса, кая мөрәҗәгать итәргә?
- Андый эштә опека органнары белгечләре һәрчак ярдәм итәргә әзерләр. Безнең адрес: Совет урамы, 80 йорт, 428 нче кабинет, 2-26-95 телефоны.
Әңгәмәне Лариса Федорова
алып барды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев