Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Исәнме, туган нигез!

Әниләр көне алдыннан Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеена заманында төрле сәбәпләр аркасында туган авыллары Зирекледән чыгып киткән һәм күп еллар төрле республикаларда, шәһәрләрдә гомер иткән, бүгенге көндә кабат туган нигезгә кайткан авылдаш хатын-кызлар чакырылды.


Кайтучылар я әти-әнисе йортын ремонтладылар, я өр-яңа өй торгыздылар, мал-туар асрый башладылар, эшкә урнаштылар. Андый хатын-кызлар, ир-атларны санамыйча гына да, утыздан артып китә.
Очрашуны музей директоры Лидия Лотфуллина әниләр көне уңаеннан үзенең җылы, ихлас котлаулары белән башлап җибәрде, һәрберсенә сәламәтлек теләде. Җанга үтеп керә торган шигъри юллар белән Зирекле авылы мәдәният йорты директоры, хатын-кызлар Советы рәисе Зөмәрия Сәлимова дәвам итте. Ул да безнең авылга килеп, яңа ире Рифкать белән гаилә корып, Рифкатьнең ике баласын һәм үзенең кызын һәм улын тәрбияли башлады.
Мәҗлескә баяны белән озак еллар “Йолдыз” балалар бакчасында мөдир булып эшләгән Гөлнур Әфләтунова килде. Ул да әти-әнисе өен, хуҗалыгын ремонтлады. “Без бәхетлеләр”, - диеп сүзен дәвам итте, - чөнки туган авылда яшибез. Ә менә апам Флюра, яшьлегендә союздаш республика булган Эстониягә китеп, шунда калды. Хәзер аңа 70 яшь. Чит ил паспортын алу мәшәкатьләре һәм исәнлекнең дә чамалы булуы, аңа туган илгә еш кайтырга мөмкинлек бирми, - ди ул. 
Гөлнур Фатыйх кызы баянын сыздырып, безнең буынга бик таныш булган “Мәтрүшкәләр” җырын уйнап җибәрде. Кунаклар да җырны күтәреп алды, хәтта кабатлап та җырладылар.
Әниләрне котларга “Йолдыз” балалар бакчасыннан үзләренең тәрбиячеләре  Эльмира Гайфетдинова белән кыз балалар да керде (музей белән күршеләр генә). «Минем әни – иң яхшысы» темасына өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Әниләр рәхмәт әйтеп, сокланып кул чаптылар. 
Хискә бай, үзе язган шигъри юллар белән үткән тормыш юлы турында Гөлшат Яруллина (Әхмәтшина) чыгышы да зур игътибар белән тыңланды. Ул 33 ел Казахстанның Джамбул  (бүгенге Тараз) шәһәрендә туганы Зәйнуллина Кәүсәрия белән эшләп, яшәп, гаилә корып гомер иткән. Ләкин туган җир барыбер үзенә тарткан. Зиреклегә кайтуларына да 18 ел вакыт узган.
Акбүредә туып, бүгенге көндә Чистайда гомер итүче Бикмөхәммәтова Фидания дә кунагыбыз иде. Аның улы да армиядә “бабайлар” кулыннан һәлак булды. Улына язган җырын (сүзләрен дә, көен дә үзе иҗат иткән) беренче мәртәбә башкарып, җыелган әниләрне елатты, алар яшьләрен яшереп тә тормадылар. Бу вакыйгадан соң Фидания Галиулла кызы хәйрия концертлары куя башлаган. Мәсәлән, күптән түгел генә үзенең җырларыннан төзелгән концертны Чистай шәһәрендә оештырган, җыелган 147 мең сумны хәзрәт белән берлектә ярдәмгә мохтаҗ булган 4 гаиләгә сәхнәдән үк тапшырган. Изгелегеңне, Фидания, Аллаһ кабул итсен.
Очрашуда тагын бер талантлы әни белән таныштык. Ул – Гордина (Биктимерова) Сәүдә, Зиреклегә багышланган шигырь юлларын, аңа көен дә иҗат иткән һәм әниләргә беренче тапкыр җырлап та күрсәтте. Чернобыль авариясендә катнашкан ире Равил белән өч онык тәрбиялиләр. Оныкларны үз әниләре ташлаган, әтиләре (Равил һәм Сәүдә улы Ришат) 2016 елда вафат булды.
Кәүсәрия Зәйнуллина үзенең чыгышын авыл халкына, органнарга, музей хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләреннән башлады. Кайтып урнашуның беренче көннәрендә торак мәсьәләсен, яңа өй төзү, ирен Зирекледә җирләү мәшәкатьләрен хәл иткәндә авылдашларының хәерхаклы, ярдәмчел булуларына, үзләренең мохитларына, араларына кабул итүләренә кабат рәхмәтен җиткерде, Корьән сүрәләрен укып, дога кылды, Аллаһтан һәркемгә дә саулык-сәламәтлек сорады. Ихластан оештырылган шундый очрашуларның дәвамлы булуын теләде.
Гомерле, бәхетле булыйк туган җирдә! 

Мидхәт Газыймов, 
Зирекле авылы.
 Фото музей архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев