Менә шундый нәсел
Ленино авылында Леонтьевлар гаиләсе яши. Гаиләгә нигез салучылар сугышта катнашкан Анна Тимофеевна һәм Константин Данилович 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларны ата-аналары бар нәрсәгә дә өйрәткәннәр, ә балаларына үрнәк алырдай кешеләр булган. Әниләре Анна Тимофеевна тегү, бәйләү, чигү остасы булган, бик матур җырлаган, әтиләре - балта остасы - алтын куллы кеше...
Ленино авылында Леонтьевлар гаиләсе яши. Гаиләгә нигез салучылар сугышта катнашкан Анна Тимофеевна һәм Константин Данилович 8 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Аларны ата-аналары бар нәрсәгә дә өйрәткәннәр, ә балаларына үрнәк алырдай кешеләр булган. Әниләре Анна Тимофеевна тегү, бәйләү, чигү остасы булган, бик матур җырлаган, әтиләре - балта остасы - алтын куллы кеше булган. Балалары да сәләтле булып үскәннәр: яхшы укыганнар, тегәләр, бәйлиләр, аш-суга да осталар. Раиса - мәдәният хезмәткәре, Тамара белән Елена - инженерлар, Василий - отставкадагы майор, Татьяна - укытучы, Валентина - пешекче, Зинаида - Бакуда яши, хуҗабикә. Шуларның өчесе туган авылларында яши. Әти-әниләре якты дөньяда юк инде, әмма алар балаларында кешеләргә карата игътибарлы, игелекле, авыр минутларда ярдәмгә әзер булу кебек сыйфатларны тәрбияли алганнар. Үз балалары белән бергә Константин Данилович һәм Анна Тимофеевнаның бертуганның ятим өч кызы да үсә, бу кызлар да аларга әти-әни дип эндәшкәннәр.
Михаил - балачактан инвалид, ул игътибарлы, кайгыртучан зур гаиләдә үсә. Аңа ничә яшь икәнлеген ишеткәч, табиблар да шакката. Ә авылдагы ФАПның шәфкать туташы аларга: "Ул туганнарының хөрмәтен, аларның кайгыртучанлыгын тоеп үсте", - дип аңлата. Балалары әтиләренең гозерен үтәгәннәр, әти кеше дә инвалид улы өчен бик кайгырган: без үлгәч, ул ничек яшәр, кая да булса бирмәсләр микән, дип борчылган. Хәзер Михаил апасы Татьяна янында яши. Ул үзе дә өч бала тәрбияләп үстергән. Авылдашлары да аның хакында җир йөзендә аннан да намуслырак, яхшырак кеше юктыр, диләр. Ул аны төрле ризыклар пешереп сыйлый, энесенә киенергә, юынырга булыша. Аның кунакчыл өе ишеге һәрвакыт ачык, ул беркайчан да буш тормый - һәр ялда шәһәрдән туган - тумачалары кайтып тора. Бу дус, күп милләтле гаилә (монда керәшеннәр, татарлар, руслар, чуашлар, әрмәннәр һәм мукшылар да бар) авылдашлары өчен үрнәк гаилә булып тора.
Күптән түгел Михаилга ветераннарны һәм аларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү программасы буенча Ленинода яңа йорт төзегәннәр. Тантаналы шартларда үткәрелгән өй туенда Михаилның "Сурэкэ" ансамблендә катнашучы апалары да җырлап биеделәр (бу хакта газетабызның 2011 елның 18 ноябрь санында язган идек), авылның танылган баянчысы - абыйсы Василий да баянда уйнады.
Михаилга яңа йорт бик тә ошаган, хәтта ул бу көнне яңа өйдә кунарга да калган. Яңа елга алар апасы белән күченергә җыеналар инде. Леонтьевлар гаиләсенә исәнлек-саулык, иминлек телибез.
Ольга ИВАНОВА
Рәсемдә: Михаил бер-туганы балалары белән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев