Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Туган илләре, үскән җирләре...

Күптән түгел без кечкенә генә, тыныч һәм бик тә уңайлы булган Горшково авылында яшәүче Александра Сергеевна Никишина янында кунакта булдык. Кичә, 21 майда, аңа 90 яшь тулды.


- Минемчә, тормыш өчен безнең авылдан да яхшырак урын юк, - диде ул безгә. – Бездә урман да, елга да, күлләр дә бар, аларда җиләк-җимеш, гөмбә, балык, ау өчен киек кошлар да җитәрлек. Мин гомер буе туганнан бирле шунда яшим һәм сөенеп туя алмыйм. Ә бит кайчандыр ярты авыл халкы кем кая таралып бетте, тик мин беркая кузгалмадым. Ярый әле хәзер пенсиягә чыкканнан соң кайберәүләр туган якка әйләнеп кайта, Горшково күптән җир өстеннән юкка чыккан булыр иде, - дип сөенә Шура апа.
Александра Сергеевна һәм аның ире Михаил Петрович Горшковода туып үскәннәр. Аларның өе тышкы якта да, эченнән дә бик матур. Анда хезмәт сөючән нык хуҗалар яшәве аның тышкы ягыннан һәм ишегалдыннан ук күренеп тора: шәхси трактор, асфальтланган ишегалды, яңа каралтылар. Миша абый бик оста куллы кеше, анда бар да тәртиптә. Үз тракторы белән әле дә йөри: тирес тә чыгара, бәрәңге дә ташый. Ир белән хатынның «Ока» машинасы да бар. Элек Миша абый үз транспортында еракларга да йөргән, хәзер юк, күзләре, аяклары авырта. Тик күптән түгел Җиңү көнендә әби белән авыл митингына барганнар. 
 Без аларга кунакка килгәндә, Миша абый бакчада – умарталар белән мәшгуль иде, ә Шура апа дуңгыз балаларына бәрәңге пешерә иде.
- Менә быел кызым Галя  дуңгыз балалары алды, мин аңа ашатырга булышам, - ди ул, – ә минем үземнең тавыклар гына.
Кызы ире белән пенсиягә чыкканнан соң туган авылында төп йортлары каршында өй төзегәннәр. Аның да кишәрлеге, хуҗалыгы бар һәм ата-анасын да карый. Хәер, Шура апа йорттагы бөтен эшне әле үзе башкара: идәнен дә юа, төшке аш та әзерли, бакчада да кайнаша. 
Ул безгә үзенең бакчасын күрсәтте: кишер, суган, сарымсак чәчкән. 
Никишиннар бакчасында алмагачлар чәчәк ата, ике сорт виноград үсә. Теплицада 60 төп помидор утыртылган инде. Шура түти чәчәкләр дә ярата: бакчада берьеллыклары да, күпьеллыклары да үсә. җәен су җитмәгән очракта үз коелары бар. Бар җирдә дә тәртип, хуҗаларның хезмәт сөючәнлеге әллә кайдан күренеп тора. 
- Зур уңышны кая куясыз? - дип кызыксынабыз. 
- Галя банкларга  яба, варенье ясый, - дип җавап бирә Шура апа. – Ул бернәрсәне дә әрәм итми.
Миша абый үзенең иркен йортын 60нчы елларда төзи. Элек бригада белән авыл халкына йортлар, фермалар бураганнар. Иске янган йорт урынына яңасын әйбәтләп төзегән – уенчык кебек тора. Ул хәзер дә сарайда кайнаша, кулында чүкеч, балта. Аның тырышлыгы бөтен җирдә дә күренә.  
Шура апа сүзләренә караганда, һәрвакыт үз хезмәтләре белән изге гамәлләр кылып яшәгәннәр. – Без эшләргә яраттык. Барысын да үз кулларыбыз белән булдырдык, ә бабаем минем бар эшкә дә оста, -  ди Шура түти.
Йортта борынгы әйберләр хәзерге заманныкы белән берләштерелгән. Стеналарында рамкада балалары, оныклары, туганнары фотосурәтләреннән коллаж. Идәндә үзләре тукып ясаган түгәрәк паласлар, урындыкларда бәйләнгән япмалар.
 - Яшь чакта кул эшләрен яраттым: чиктем, эрләдем, шәл, кофталар бәйләдем, - ди хуҗабикә. - Хәзер дә иске киемнәрне кисәм дә, идәнгә җәя торган паласлар ясыйм. 
Әти-әнисе гаиләсендә алты бала үсә, Шура түти өченчесе (хәзер энесе һәм сеңлесе исән-сау, алар Татарстаннан читтә яшиләр, шулай булса да кайтып, хәлләрен белешеп торалар). Ул чакларда бит гаиләдәге зуррак балалар кечерәкләрен карашкан, ә инде 11-12 яшькә җиткәч, әти-әниләр аларны үзләре белән эшкә алып йөргән: урактан соң башак җыйганнар, шытымнарны утаганнар. Шура түти мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый алган. 13-14 яшендә ул үгезләр белән йөкләр, кырга ягулык ташый. Аннары аларга, кызларга, атларны да ышанып тапшыралар.
- Үгез бик тә яхшы хайван иде, - дип елмаеп искә ала Шура түти, - шулкадәр акыллы иде. Мин аны бик яраттым, Донбасс исемле иде.
Тикмәгә генә хайван Шура түтине яратмагандыр шул, ул бит үзе дә тыныч холыклы, ягымлы, йомшак тавышлы.
- Авылдагы, колхоздагы эшләрнең барысын да башкардык - дип дәвам итә ул. - Сыер савучы да, сарык караучы да булдым, урып-җыюда да, чәчү эшләрендә дә, болыннарда печән дә җыйдык. Көрәк белән дә барабыз, сәнәк белән дә, чалгы белән дә.  16 яшьтән дүрт сезон Горький өлкәсендә майдан сентябрьгә кадәр торф чыгардык. Сугыш елларында һәм сугыштан соң да барыбызга да, бөтен Россиягә авыр булды. 
Шура түтинең сөйләме тыныч, челтерәп аккан су тавышы кебек. Үзенең тормышы турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде ул, тик барысын да сөйләп бетереп булмый бит. 
Аларның өендә булганнан соң күңелдә уңай бер фикер генә калды: “Икесе дә уңган – булганнар!” Өлкән яшьтә булсалар да, алар тырышлар, актив тормышка омтылалар, елларга буйсынмыйлар.
2020 елда Никишиннарда тагын ике юбилей булачак: 1 гыйнварда йорт хуҗасына 90 яшь һәм бергә гомер итүләренә 65 ел булачак, шулай булгач, Шура түтиләрнең өйләренә тагын барачакбыз әле.
Ольга ИВАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев