3 декабрь -Халыкара инвалидлар көне. Бу көн - мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормыш хәле һәм проблемалары турында сөйләшү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Һәм без Волчья Бистәсендә яшәүче, күтәренке рухлы, гаҗәеп көчкә ия РМЙ хезмәткәре Репина Наталья Павловна турында сөйләми кала алмыйбыз.
- Наталья Гомель өлкәсе (Белоруссия) Калинковичи авылында туып үскән. Ул аягында травма белән туа һәм әнисе белән бергә аны дәвалану өчен хастаханәдә калдыралар.
- Әниемә әчесен-төчесен күп татырга туры килә, - ди Наташа, - миңа караганда күпкә күбрәк. Кайсы гына ана үз баласы өчен көрәшми икән, баласына яхшы булсын өчен гомерен бирергә дә әзер ул. Әнием минем сәламәтлегем өчен бик нык тырышты, ике ел хастаханәдә минем янәшәмдә булды, әмма без дигәнчә түгел шул, ул хастаханәдә йөрәк зәгыйфьлегеннән вафат булды. Мин бик озак дәваландым, аннан соң балалар йортына эләктем, чөнки туганнарым миннән баш тартты, ә 7 яшемдә мине интернат - йортка күчерделәр.
Бик тә кыен булды, 1 сыйныфта мин мыскыл ителүгә дучар булдым - үз компанияләренә кабул итәргә теләмәделәр. Аяктагы физик авыртуларны җан әрнүенә караганда җиңелрәк кичердем. Әмма сыйныфташларыма үземнең төшенкелеккә бирелүемне сиздермәдем, үз авыруым белән дәшми генә көрәштем, ярдәмгә мохтаҗлыгымны аларга сиздермәдем. Менә шул рәвешле башкалар белән бергә 10 сыйныфны тәмамлый алдым, ә аннан соң сыйныфташлар белән безнең юллар аерылды.
- Мин күз алдыма да китерә алмыйм, иң кадерле кешесен - әнисен югалтып, бала чагын да күрми бетмәс-төкәнмәс операцияләр һәм дәваланулар алып, яшьтәшләре белән аз аралашып үскән кызчык интернат коллективына ничек итеп кушыла алгандыр? Үз бәла-казасы белән бер ялгызы калып, язмыш сынауларына чыдап, үз фаҗигасен башыннан үткәрергә көч тапкан кечкенә кыз төшенкелеккә бирелми, ничек итеп барын да җиңеп чыга алган соң? - дип шакката Наталья Репинаның хезмәттәше китапханәче Лариса Остолопова.
1979 елда Наталья Ярославльдәге техник тукымалар фабрикасына эшкә урнаша. Шундый ук мөлаем яшь кызлар Наташаны бик теләп үз коллективларына алалар, алар аңа җәмгыятькә яраклашырга ярдәм итәләр. Нәкъ менә шунда Наташа чынлап торып дуслашырга һәм дуслыкның кадерен белергә өйрәнә дә.
Иң якын дус кызын - үзенең адашын кияүгә биргәндә, Наташа аның белән туйга Волчья авылына кайта, анда ул аның энесе Николай Репин белән таныша.
22 яшендә Наташа бик күп еллар эчендә беренче тапкыр егетнең ата-анасына шатланып әни һәм әти дип әйтә. Бу сүзләрне ул аеруча ягымлы итеп әйтә һәм алар озак еллар бергәләп гомер кичерәләр.
Авылда Наталья башкалар белән бертигез эшли: сыер савучымы, дуңгыз караучымы, хәер, авыл хатын-кызларының җилкәсенә төшкән барлык эшләрне санап бетереп буламы соң? Авылда газы, суы булмый, иртүк торып мич ягасы, балаларны (аларның өч балалары) карыйсы, көянтә-чиләк асып суга барасы... Аягындагы авыртуга бирешмичә, ул боларның барысын да эшләгән, тик бу хакта кемгәдер сөйләргә курыккан: бу аның өчен бала чагындагы кебек йомшак, яклаучысыз булыр кебек тоелган.
- Әлеге хатында күпме түземлелек ята. Чөнки тормыш кыенлыкларына карамастан, ул, элеккечә, яшәргә тели. Аның көрәшергә көче бар. Һәм ул көрәшә дә, - дип Наталья Павловна турында үзенең сөйләвен дәвам итә Лариса Остолопова.
Хәзер Наталья Павловна үз өендә тормыш иптәше Николай белән яши, ул зур стажлы терлекче (хәзер инвалидлык буенча пенсиядә) һәм һәр эшкә маһир кеше: үзе үк ремонт та ясый, төзи дә, төзекләндерә дә. Җәен өй янындагы участокта Репиннар яшелчә үстерәләр, хуҗалыкларында дуңгыз һәм кош-корт та бихисап асрыйлар. Кышкылыкка 100 банкадан артык яшелчә, гөмбә һ.б. консервлыйлар. Мәдәният йортында эшләп, авыл балаларын өстәл теннисында уйнарга өйрәтә ул, әлеге спорт белән үзе дә бик теләп шөгыльләнә. Һәр елны Инвалидлар ункөнлегендә районара спорт ярышларында катнаша. 2014 елда Казанда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ТР икенче Спартакиадасы булып узды, анда Наталья Репина да катнашты. Республика шәһәр һәм районнарыннан килгән 22 командадагы 416 катнашучы арасында Наталья өстәл теннисы буенча беренче урын алды. Бу вакыйга гаҗәеп кыюлык, тәвәккәллек мисалы. Иң мөһиме - тормышны яратырга, аның бәяләп бетергесез, хәзер барысы да яхшы икәнлеген аңларга. Тормышта төрле хәлләр була, тик бар да уза, бары хәтер-хатирәләр генә кала. Бу кешенең язмышы - үз кулында, ул аны үзе төзүенә тагын бер дәлил булып тора.
Лариса Федорова
Нет комментариев