Бүген Зирекле авылында «Мидхәт Газыймов. Музей бабай» китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Мидхәт Газыймов диюгә, төбәк тарихчысы, дистәләгән китап авторы, Зирекле музее директоры, мөгаллим һәм әллә никадәр олылау сүзләрен тезеп китәргә була. Остаз, дус, киңәшче, милләтпәрвәр, фидакарь җәмәгать эшлеклесе...
Арабыздан китүенә бер елдан артык вакыт узса да, аның юклыгы һаман да сиздерә икән, бу — күп нәрсә турында сөйли.
Китапны тәкъдим итүгә килгән кунаклар — хезмәттәшләре, каләмдәшләре, авылдашлары, туганнары — барысы да ул юклыкны әле дә сизә һәм ул башкарган эшләрне олылап искә алдылар. Ә кунаклар Әлмәт, Балык Бистәсе, Чистай, Чаллы якларыннан ук килгән иде. Мидхәт ага белән аралашып, киңәш-табыш итешеп яшәгән һәркемнең искә алырлык сүзләре күп иде. Светлана Мартышева Үзәк китапханә системасы директоры, мәсәлән, беренче тапкыр очрашуда алган тәэсирләре белән уртаклашты. Музейда үзендә дә булмаган фотографияләрне күреп гаҗәпләнүен, Мидхәт ага бүләк иткән шарфны хәзер дә яратып бәйләвен әйтеп үтте. Музейда гаҗәпләнерлек нәрсәләр бик күп шул. Кемнәрнедер Совет чорыннан ук җыела башлаган чәй тартмалары гаҗәпләндерсә, кемнәрдер чигүле кызыл башлы сөлгеләргә мөкиббән. Р. Фәхреддин исемендәге Кичучат музее директоры Диләрә Гыймранова ул сөлгеләрнең бер-берсен кабатламаган гаилә тарихы булуын искәртте. Балык Бистәсе Югары Тегермәнлек музее директоры Илфар Габдрахманов Мидхәт агага китап чыгару тәкъдимен әйтүен, аннары инде өлкән остазның үзен дә уздыруын телгә алды.
Мидхәт ага районның «Бөреләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе дә иде. Бәйрәмгә аны олылап Әлмәттә яшәп иҗат итүче Миңзифа Әхмәтшина, «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Гөлия Җамалиева, районыбызның иң өлкән каләм тибрәтүчеләренең берсе Миңниса Нәбиуллина, Акъярдан Миләүшә Халикова һ.б. килгән иде. Һәркем аның тормышны, кешеләрне яратып яшәвенә соклануын белдерде; үз хатирәләре белән бүлеште.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Азат Мусин Мидхәт ага белән 40 елга якын аралашып, тыгыз элемтәдә булуларын әйтте, аның язмаларга игътибарлы, пунктуаль һәм оперативлыгын искә алды.
«Аяклы энциклопедия» дип аталган Мидхәт ага Газыймовның исеме хәзер инде китап битләренә күчте. Әлеге җыентык олпат якташыбызның тормыш юлын һәм эшчәнлеген күзалларга мөмкинлек бирә; ул фотолар һәм күпсанлы истәлек-хатирәләр белән баетылган. Әлеге зур эшне Мидхәт аганың гаиләсе һәм Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллина башкарып чыккан.
«Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип аталган әлеге кичә районның «Ак калфак» берләшмәсе музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды һәм, яңартылган, якты музейда чәй өстәле артында тәмамланды. Гомере буе кешеләргә игелекле гамәлләр кылган Мидхәт ага Газыймовның китапка күчкән рухи гомере озын булып, киләчәк буыннарга да үрнәк-өлге булсын иде.
Лилия Фәттахова. Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев