Казанда “Мидхәт Газыймов. “Музей бабай” китабын тәгъдим итү чарасы узды
2 апрельдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан туган якны өйрәнү буенча китаплар тәкъдим итү чарасы узды. Әлеге чарада галимнәр, төбәкче-тарихчылар, журналистлар, туган як тарихына битараф булмаган кешеләр җыелды.
Презентация барышында ике китап тәкъдим ителде, шуларның берсе – “Мидхәт Газыймов. “Музей бабай” китабы. Яңа Чишмә районы Зирекле музеен республикакүләм таныткан уникаль шәхес һәм әлеге китап турында сөйләргә авторлар Лидия Лотфуллина белән Алсу Шәрипҗанова (Газыймова), Яңа Чишмә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.Л.Еронтьев, район мәдәният бүлеге башлыгы Г.А.Носова, Мидхәт Газыймовның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары килгән иде. Очрашуның модераторы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов булды.
ТР ның “Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” һәм Җ.С.Камалов исемендәге хәйрия фонды исеменнән М.Газыймов исемендәге Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреш музее коллективына рәхмәт сүзе белдерелде һәм “Мәгърифәтче” исеме бирелде. Шулай ук китап турында уңай фикерләр җиткерелде, Мидхәт аганың эшчәнлегенә соклану һәм хөрмәт сүзләре әйтелде. Чарага килүчеләр Яңа Чишмә районы җитәкчелегенең туган як тарихын өйрәнүчеләргә игътибарлы булуларына да игътибар юнәлттеләр; мондый мөнәсәбәт булганда зур эшләр башкарырга мөмкинлеген ассызыкладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев