Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңа китап

Үткән гомерләрне барлап

Талантлы, уңган, булган кешеләр яши Акбүредә.

Һәр эштә алар үрнәк, тотынсалар, бергә-бергә эшне дә ахырына кадәр башкарып чыгалар: Сабантуйларны үзләре оештыра, мәчетне үзләре төзи, урамнарны да , зиратлар тирәсен дә үзләре рәткә китерә.

Сәнгать, иҗат ягыннан да башка авылларга үрнәк алар. Мәсәлән, район газетасы “Яңа Чишмә хәбәрләре”ндә иң күп басылган шигырьләр (укучы балалар иҗатын да кертеп) - аларныкы, “Хәтер тамчылары” дип исемләнгән бәетләрнең 9 җыентыгына кертелгән иң күп бәет (98) - аларныкы, дөнья күргән “Илһам чишмәләре” (“Рухият”, 2013), “Авылым, мин синең тәлгәшең” (2015), “Туган яктан илһам алып” (“Рухият”, 2016) җыентыкларына кертелгән иң күп авторлар – Акбүредән һәм башка мисалларны китерә алам.

Үзләренең китапларын чыгаручы акбүрелеләр дә байтак. Алар арасында Акбүредән бертуган апалы-сеңелле Минҗиһан Минхәер кызы Минхәерова һәм Хәтимә Минхәер кызы Хөснуллина да бар.

Алар үзләренең иҗатларында Акбүре авылы кешеләренә, авылдагы вакыйгаларга мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Ихластан туганнарын, балаларын, оныкларын, якыннарын бәйрәм һәм туган көннәре белән котлыйлар, үзләренең дөньяга, кешеләргә карата хисләрен белдерәләр, туган якның табигатенә сокланалар, фаҗигале вакыйгаларга карата бәетләр язып, тарихка да теркиләр. Гомумән, шул җирлектә туып, кече яшьтән үк колхоз эшенә төптән җигелеп тарткан, хезмәттә үткән вакыт аралыгында гаилә корып, балалар үстергән һәм иҗат итәргә дә илһамлы сәгатьләр тапкан ханымнарга сокланасы гына кала. Алар бит авылча, “үзләре өчен генә” иҗат итәләр. Ни әйтсәң дә, олы елгалар да кечкенә генә чишмәләрдән башлана.

Аларның да язган һәр юллары балаларына, оныкларына кадерле истәлек булып калачак. Монысы бәхәссез.

Мидхәт Газыймов, Зирекле авылы.

Шушы көннәрдә Акбүре авылы музеенда “Үткән гомерләрне барлап” дип аталган китапны тәкъдир итү кичәсе булып узды. Әлеге чарада җирле шагыйрь Минхарис Вәлиуллин, Яңа Ибрай авылы тарихчысы Шәүкәт Кәбиров, Зирекле музееның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов, китап авторлары һәм аларның балалары, оныклары, мәктәп укучылары катнашты.

Китапны тәкъдир итү кичәсе бик күңелле үтте, ул җырлар, шигырьләр уку белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев