1 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 456 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 36 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кертелгән, 35е чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 13 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 12, Яр Чаллыда - 11, Азнакай, Балтач, Алабуга, һәм Тукай районнарында – 1әр, Нурлат районында - 2, Лаеш районында - 3, Түбән Кама районында - 4 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 16 419 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 97се - узган тәүлектә.
Барлыгы 137 627 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш -4 143), шулардан 91 919 кеше прививканың икенче дозасын алган.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. бердәм 122 номеры буенча;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев