Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне.

1 октябрь Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

Шушы бәйрәм кысаларында “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда”  “Әбиләр һәм оныклар өчен сихри йомгак” дип исемләнгән танып-белү  уен программасы булып үтте. Кунакка әбиләр һәм аларның оныклары чакырылган иде. Бергәләшеп  “Минем әбием”, “Юла”, “Әкиятләр иленә сәяхәт” уеннарында катнашып, әбиләр һәм оныклар чын дуслар икәнен исбат иттеләр. Кичә ахырында музей мөдире Гөлнар Камил кызы әбиләрне бәйрәм белән котлады, аларга исәнлек, иминлек, балалар һәм оныкларның мәхәббәтен һәм хөрмәтен теләде.  Бергәләшеп фотога төшкәннән соң, чара чәй өстәле янында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев