10 июльгә Татарстанда COVID-19ның 22854 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 48 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3се читтән кертелгән, 45се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 19 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 24, Яр Чаллыда - 15, Актаныш, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай, Ютазы һәм Яшел Үзән районнарында - 1әр, Азнакай районында 2 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 20448 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 31е - узган тәүлектә.
Барлыгы 655178 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 16003), шулардан 429862 кеше прививканың икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев