10 мартта Яңа Чишмәдә Ак Барс Банк вәкилләре район эшмәкәрләре белән эшлекле очрашу үткәрделәр
Фермерлар аграрийларга ярдәм итү буенча сораулар бирделәр, чөнки Яңа Чишмә - авыл хуҗалыгы районы.
Очрашуда катнашучы фермерларны, сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләрне Ак Барс Банкның дәүләт секторы белән эшләү буенча директоры Эмиль Хәйретдинов сәламләде:
«Без банк программалары турында сөйләү, алар белән ничек эш итү турында аңлату өчен генә килмәдек. Барыннан да элек, без сезнең тәкъдимнәрне, кисәтүләрне тыңлап, сезнең бизнеска, аның киләчәк үсешенә ярдәм итү өчен тагын ниләр эшләргә кирәклеген аңларга телибез».
Фермерлар аграрийларга ярдәм итү буенча сораулар бирделәр, чөнки Яңа Чишмә - авыл хуҗалыгы районы. Мәсәлән, КФХ башлыгы Николай Скоковны минераль ашламалар сатып алуга ташламалы сезонлы кредит кызыксындырды.
Алдагы алты елга дәүләт тарафыннан кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә 10 триллион сум акча бүлеп бирелгән. Ак Барс Банк Россиянең башка банклары белән аккредитация узган һәм ТР Икътисад министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, моношәһәрләргә ярдәм итү Фонды һәм башка эре фондлар белән килешүләр төзегән. Бу хакта Чистай төбәк үзәгенең кече бизнесны үстерү буенча директоры Гөлнара Алимова сөйләде, ул тәкъдим ителгән ташламалы дәүләт программаларының күбесе турында аңлатып үтте. ТР агросәнәгать комплексы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ташламалы программасы - Татарстан аграрийлары арасында иң популяры. «Өстәвенә, һәр клиентка үзе өчен иң кулай программалар җыелмасы да тәкъдим ителә», - дип билгеләп үтте Гөлнара Алимова.
Махсус техника сатып алу өчен бүлендек компанияләрнең программалары, ел саен медицина карауларын иминиятләштерү турында да сораулар бирелде. Эшмәкәрләр һәм фермерлар, башка банкларга мөрәҗәгать иткәндә нинди кыенлыкларга юлыгулары турында сөйләделәр. Очрашуда катнашкан район башлыгы Вячеслав Козлов районда өстәмә банкомат урнаштыру турындагы үтенечен җиткерде. Бизнес вәкилләре бирелгән сорауларның барысына да җаваплар алдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова билгеләп үткәнчә, бизнес өчен бик яхшы программалар һәм карарлар тәкъдим ителде.
Әйтергә кирәк, Яңа Чишмә эшмәкәрләре бу банк белән күптәннән актив хезмәттәшлек итә. «Төзелеш материаллары һәм хуҗалык товарлары» кибете хуҗасы Малик Әхмәтов банкның күптәнге клиенты. Ул хезмәт хакы проекты һәм корпоратив картадан файдалана, терминалны арендага алган. «Корпоратив карта белән исәп - хисап счетыннан комиссиясез акча сарыф итеп була, өстәвенә бонуслар да исәпләнә, - дип аңлатты ул. - Саллы гына кэшбэк туплана, ул ягулыкка, запас частьләргә китә. Шәхсән миңа Ак Барс Банкы белән эшләү уңайлы. Әгәр миңа яңа файдалы продукт тәкъдим итсәләр, мин аңардан һичшиксез файдаланачакмын. Өстәвенә, хәзер барлык тәкъдимнәр һәм рәсмиләштерү онлайн форматта».
«Миңа Ак Барс Банкта бик ошый, - диде «Архангельское» КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова. - Яңа Чишмәдәге өстәмә офиста менә дигән коллектив эшли. Мин аларның хезмәт күрсәтүләреннән канәгать, хезмәткәрләр барысын да җентекләп аңлаталар».
Эшмәкәр Лидия Савельева «Бүген бик күп яңа файдалы мәгълүмат алдым. Барысын да яхшы, грамоталы итеп аңлаттылар. Хәзер үз бизнесыбыз өчен иң кулай тәкъдимнәрне сайлыйсы һәм кулланасы гына кала», - дип үз фикерләре белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев