Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Әдәмсәдән хезмәт ветераны Анна Чапкова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Шушы яшькә кадәр яшәр өчен күп көч һәм кыюлык, тормыш сынауларына бирешмәү кебек сыйфатлар кирәк. Анна Михайловна шундыйлардан булган, гәрчә аның тормышы җиңелләрдән булмаса да.

Бәхет эзләп...


Әдәмсәдә дүрт балалы гаиләдә икенче бала булып туган. Кечкенә чагында әти-әнисе күрше Пещерка авылына күченгәннәр.

Әтисен 1941 елда сугышка алмаганнар, ул Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Аняның олы абыйсы Матвей фронттан яраланып кайткан.

Сугыш елларында яшәү бик авыр булган. Алабута, кычыткан ашы пешергәннәр, яз көне кырда калган бәрәңгеләрне җыйганнар. Хәтта халык яшерен рәвештә үләт базларына килеп, ашар өчен күптән түгел генә үлгән колхоз атын, сыерын яки үгезен эшкәрткән. Аня да гаиләгә берәр кисәк сөяк булса да алыр өчен шушы чиратта торган.

Бер класс укыгач, 12 яшеннән кырда эшли башлый. 1944 елда әтисе Новотроицкое авылына күченергә карар итә (яхшы тормыштан түгел, әлбәттә). Анда инде күп кенә авылдашлары киткән була. Новотроицкида «Первомайский» совхозында эшчеләргә он, ашлык биргәннәр. Ир «разведкага» китә, бер елдан соң гаиләсен алып килә. Сыерны җигәләр, булган мал-мөлкәтләрен арбага төягәч кенә, сугыш беткән, дигән хәбәр ишетәләр.

«Первомайский» совхозында Анна урманда төрле эшләрне башкарган: агачлар кискән, ерак урманчылыкларда агачлар утырткан. 1950 елда кияүгә чыга һәм ире белән Кемерово өлкәсенә китә. Ләкин тормыш ул көткәнчә килеп чыкмый. Фатир хуҗабикәсе иренең «йөри» башлавын әйтә. Йөкле Анна, әйберләрен җыеп, әти-әнисе янына кайтып китә.

1961 елда гаиләгә бәхет елмая: Аняның әтисе облигацияләрдә 20 мең сум акча ота. Алар күптәннән Пещеркага кайтырга хыялланган була һәм алар аннан яңа йорт сатып алалар. Анда әти-әнисе, 10 яшьлек кызы Маша белән Анна һәм кече энесе Николай үзенең хатыны һәм ике баласы белән бергә яши башлыйлар.

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Эш эзләп, Анна Әдәмсә мәктәбе ишеген шакый. Директор Шакиров Мәҗит Зарипович аны бик җылы каршы ала һәм техничка вазыйфасын тәкъдим итә. Шунысы яхшы, яшәр өчен мәктәп ишегалдында кечкенә агач йорт була. Мичкә ягарга утын кирәкми, ут өчен дә түлисе түгел.

«Әле дә хәтеремдә, андагы кандала дисеңме, обой урынына стеналарда газета ябыштырылган иде, — дип искә ала кызы Мария Николаевна. — Әни кырып-себереп җыештырды, обойлар ябыштырды. Ул чисталыкны яратучы кеше булды: идәннәрне һәрчак юды, бернинди чүп булмас иде».

Ул елларда мәктәп техничкалары мич тә якканнар. Анна Михайловнаны физик хезмәт куркытмаган, ул андый эшләрне яраткан. Идәннәрне юган, елга аръягына чишмә суына барган. Техничкалар утынны кул белән кисеп, үзләре үк ярганнар. Утынга да урманга үзе барган. Анна Михайловна төнге сәгать икедә мәктәптә дәресләр башланганчы, җылы булсын өчен, мичне ягып җибәргән. Аңа өч класстагы өч мич һәм киң коридор беркетелгән була. Төнлә йокламаган да диярлек. Бәйрәм тирәләрендә мичләрне үзе агарткан, ә алар ватылгач, үзе ремонтлаган.

Интерьвю директором гимназии

— Әнием бик тә игелекле кеше, — ди кызы. — Мәктәп интернаты булмаганда, Пещерка һәм Адамча укучылары бездә яшәде. 5-7 кеше идәндә йоклады. Әни аларны ашатты, кайгыртты. Шимбә көнне алар өйләренә кайта иделәр, ә мин әнием белән төнлә мич ягарга йөрдем. Ялгыз калырга теләмәдем. Бездә торган балалар күптән зур үстеләр инде, әмма әнине яхшы сүзләр белән генә искә алалар. Кайберләре Чаллыда яши (автор искәрмәсе: 1998 елда Мария әнисен үз янына Яр Чаллыга алып килә). Очрашкач һәрвакыт: «Анна апаның хәле ничек?», — дип сорыйлар. Әнине хәтерләгәннәре һәм сәлам җиткерүләре сөендерә, әлбәттә. Хәтта Сургуттан да элеккеге укучылары аның янына киләләр. Балалар аны бик яраттылар.

Беркайчан да эшсез утырмады

— Әдәмсәдә, кемнән генә сорасаң да, аны барысы да белә иде, — дип дәвам итә кызы. -Техничкадан киткәч, мәктәп интернатында төнге каравылчы булып торды. Яз һәм җәй көннәрендә механизаторларга кыр станында ашарга пешерде. Мәктәп яны лагерында савыт-сабалар юды. Кешеләргә, туганнарына, Матвей абыйның гаиләсенә булышты. Беркайчан да эшсез утырмады. Эш сөючән кеше булды.

Интерьвю директором гимназии

Бакчабыз да бар иде. Иртән иртүк бакчадагы эшләрне эшләр иде. Сарайда икешәр дуңгыз, ике дистәдән артык тавык дисеңме. Икмәкне дә үзе пешерде. Кунакларны һәрвакыт камыр ризыклары белән каршы алды. 12 яшеннән әнисеннән пешерергә, тегәргә, үтүкләргә, бәйләргә өйрәнгән бит ул.

Гомумән алганда, Анна Михайловна 80 яшенә кадәр эшләгән, «Хезмәт ветераны» һәм «Тыл ветераны» исемнәренә ия, юбилей медальләре белән бүләкләнә.Ул Машаны ялгызы үстергән. Кызы Минзәлә педагогия училищесын һәм читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Егерме ел Яр Чаллыда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, күпмедер вакыт Әдәмсә мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта, Яр Чаллыдагы «Олимпийский» спорткомплексында эшли һәм шуннан лаеклы ялга китә.

Кызганычка каршы, Анна Михайловна киткәннән соң, аның яраткан йортын тиздән тулысынча сүтәләр (бәхеткә, әбинең туган җире ташланмаган: хәзер оныгы үз әтисенең Әдәмсәдәге йортын торгыза).

Ходай корычтай нык сәламәтлек биргән

Йорт турындагы хәбәр аны бик нык борчый һәм 75 яшендә рак белән (иреннәрендә) авырый башлый. Табиблар операция ясарга куркалар, ни дисәң дә яше бар бит. Ә менә яшь кенә бер хирург операция ясарга алына. Ике операциядән һәм берничә нурланыш терапиясе сеансыннан соң, Анна Михайловнаның хәле җайлана.

Ләкин 93 яшендә яңа сынау — әби тулысынча сукырая. — Сукыр булып утыру — тормыш түгел инде. Мин бит энергияле кеше, эшләргә яратам, — ди әби. 

— 3-4 ел элек онкология буенча рецидив булды, — ди кызы, — кабат пластик операция кичерде. Хәзер ул трубка аша гына туклана. Хәтере дә начарлана. Ләкин бернәрсәгә дә зарланмый. Туганнар белән телефон аша бик теләп аралаша. "Күңел радиосы«н тыңларга ярата. Иртән кабыза да, кичкә кадәр тыңлый. Бу аның зур дөньяга төп тәрәзәсе. Татар телендә, безнең керәшен җырларын тыңларга бик ярата.

Күңеле — туган якта

25 ел эчендә Яр Чаллыда Анна Михайловна өч оныгыннан туган биш оныкчыгын карый, кечкенә оныкчыгы да үсеп килә. Барысы да әбиләрен яраталар. Туганнары аның озын гомерле булуының сере — тырышлыкта, ярдәмчел, яхшы күңелле булуында һәм генетикада диләр. Аның әнисе һәм әбисе дә йөз яшькә җитәргә аз гына калган.

Әдәмсәдә аның йорты булмаса да, Анна Михайловна пропискасын үзгәртмәгән, шәһәр пропискасына алмаштырмаган. Туган авылы зиратына — «мәңгелек йортта» рөхсәт итсеннәр өчен саклый ул аны. Ул үлем турында уйламый, мәңгелек түгеллеген һәм соңгы сыену урыны — туган ягы икәнен яхшы аңлый.

10 ноябрьдә Анна Михайловнаны котларга Яр Чаллыга район башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия» БСПнең район Советы депутатлар фракциясе җитәкчесе Надежда Попкова җитәкчелегендәге Яңа Чишмә районы делегациясе барачак. Юбилеена туганнары да җыелачак, шәһәр мэриясеннән дә, газеталардан да киләчәкләр. Чөнки бер гасырлык — 100 еллык юбилей бөтен кешегә дә насыйп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев