10 сентябрь - бердәм тавыш бирү көне
10 сентябрьдә - бердәм тавыш бирү көнендә - районның биш авыл җирлегендә җирле үзидарә органнары депутатларына өстәмә сайлаулар узачак.
Өстәмә сайлаулар Акбүре, Архангел, Яңа Чишмә, Чабаксар һәм Шахмай авыл җирлекләрендә бер мандатлы сайлау округлары буенча узачак.
Депутат мандатына 14 теркәлгән кандидат дәгъва итә: бишесе - «Бердәм Россия» партиясеннән, дүртесе - «Гадел Россия» партиясеннән һәм бишесе - ЛДПРдан.
Тавыш бирүдә барлыгы 580 сайлаучы катнашырга тиеш. Сайлаучыларны гражданлык бурычларын үтәү өчен сайлау участокларында көтәчәкләр. Тавыш бирү сәгать 7дән 20:00гә кадәр узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев