Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

11 ай эчендә Яңа Чишмә районы кибетләреннән 2,3 литр легаль булмаган алкоголь алынган

2022 елның гыйнвар-ноябрь айларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 6 тикшерү чарасы үткәрелгән.

Шуларның 5се - административ тикшерү кысаларында, 1се - ЭЭБ белән берлектә (2021 елның 11 аенда - 20 тикшерү чарасы булган, 18 хокук бозу очрагы ачыкланган).

6 тикшерү барышында гамәлдәге законнарны бозуның 6 очрагы ачыкланган:

-алкогольле продукцияне ваклап сату турындагы декларацияне вакытында тапшырмау - 2 очрак;

-алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибен бозу - 3 очрак;

- өйдә җитештерелгән спиртлы продукцияне сату - 1 очрак.

Легаль булмаган әйләнештән 2,3 литр алкоголь алынган (2021 ел - 29,07 л).

2022 елның 10 мартында кабул ителгән «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 336 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә, контрольдәге субъектлар белән үзара бәйләнешсез чаралар үткәрелгән, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 15 кисәтү игълан ителгән.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге закон бозу фактлары турында 3 мөрәҗәгать кергән, алар расланмаган.

Ачыкланган бозулар буенча түбәндәге чаралар күрелгән:

 -Чистай шәһәр суды тарафыннан РФ КоАПның 14.17.1 ст. 1 ч. буенча 15 000 сумлык бер карар;

- ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан бер карар буенча бер кисәтү (РФ КоАПның 14.16 ст.3 ч.);

 -ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан РФ КоАПның 14.19 ст. буенча 3 карар (10 мең сумлык), шул исәптән 1се - кисәтү һәм 1се - эшне туктату турында.

-ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан РФ КоАПның 15.13 статьясы буенча 6 мең сумлык 5 карар.

Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 36 000 сум тәшкил итә.

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Чистай территориаль органы.

8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев