Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

11 айда җан башына 13,1 литр алкоголь сатылган

Яңа Чишмә районында алкогольле продукция 19 оешма тарафыннан 41 сәүдә объектында ваклап сатыла.

Район үзәгендә алкогольле продукция 13 сәүдә объеты тарафыннан, шул исәптән «Татспиртпром» АҖ челтәренең бер кибетендә һәм 12 коммерция оешмасында ваклап сатыла. Авыл җирлекләрендә ваклап сату белән 28 сәүдә объекты мәшгуль, болар: «Татспиртпром» АҖнең 13, «Яр Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнең (Татпотребсоюз) 2 объекты һәм 13 коммерция оешмасы.

2022 елның гыйнвар-ноябрь айларында алкогольле продукция 15,8 мең дал күләмендә сатылган (2021 елның шул ук чорында - 13,5 мең дал), үзган ел дәрәҗәсенә карата үсеш -  17 %. Шулай ук Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан 0,5 мең дал сатылган (2021 елда - 0,2 мең дал.) Үсеш - ике тапкырга. Фирма челтәре буенча - 2,9 мең дал (2021 елда - 1,6 мең дал), сату 79 %ка арткан. Коммерция кибетләре тарафыннан - 12,4 мең дал сатылган (узган елда - 11,7 мең дал), сату 6 %ка арткан.

Читтән кертелгән алкогольне сату узган ел дәрәҗәсенә карата - 14 %ка, ә читтән кайтарылган аракыны сату 8 %ка арткан. Татарстан Республикасында җитештерелгән алкоголь һәм аракыны сату 18 % һәм 15 %ка арткан.

2022 елның гыйнвар - ноябрь айларында җан башына алкогольле продукцияне сату күләме 13,1 литр тәшкил иткән (узган ел дәрәҗәсенә карата үсеш - 121%).

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Чистай территориаль органы.

8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев