11 ноябрьдә Яңа Чишмә районында COVID-19ның тагын бер очрагы теркәлгән
11 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 8985 очрагы теркәлгән
Бүген Татарстанда COVID-19ның 55 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 5се читтән кертелгән, 50се – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 45 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 0, 18 яшьтән 30га кадәр - 7, 30 яшьтән 50гә кадәр – 23, 50дән 60ка кадәр – 11, 60тан 70кә кадәр – 10, 70тән – 80гә кадәр – 4, 80нән 90га кадәр - 0, 90 яшьтән өлкәнрәк - 0.
География: Казанда - 36, Яр Чаллыда – 1 очрак, Алексеевск, Югары Ослан, Биектау, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарында – 1әр очрак, Буа һәм Кама Тамагы районнарында – 2шәр очрак, Лаеш районында – 3 очрак, Яшел Үзән районында 4 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 7933 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 63се - узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев