12 майга Татарстанда COVID-19ның 20876 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 33 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 31е чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 11 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 20, Яр Чаллыда - 2, Әлмәт, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Биектау районнарында - 1әр, Лениногорск, Нурлат, Сарман районнарында - 2шәр очрак теркәлгән.
Барлык чорда 17788 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 62се - узган тәүлектә.
Барлыгы 278484 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 4105), шулардан 191874 кеше прививканың икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев