14 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 44072 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 114 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4се - читтән кертелгән, калганнары чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
36 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 78 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 73, Яр Чаллыда - 13, Яшел Үзән, Менделлевск, Түбән Кама, Саба, Тукай районнарында - 1әр, Биектау, Лаеш, Мамадыш, районнарында - 2шәр, Теләче районында – 3, Питрәч районында - 5, Нурлат районында - 6 очрак теркәлгән.
Инфекциядән үлүчеләр саны: 1512 кеше, шуларның 6сы - соңгы тәүлектә.
Барлык чорда 37452 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 97се - узган тәүлектә.
Барлыгы 2311783 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 5305), шулардан 1866352 кеше привиканың икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев