14 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 9180 очрагы теркәлгән
Җәмгыять

14 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 9180 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 69 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 5се читтән кертелгән, 64е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 63 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 1, 18 яшьтән 30га кадәр - 8, 30 яшьтән 50гә кадәр – 37, 50дән 60ка кадәр – 10, 60тан 70кә кадәр – 9, 70тән – 80гә кадәр – 3, 80нән 90га кадәр - 1, 90 яшьтән өлкәнрәк - 0.

 

География: Казанда - 50, Яр Чаллыда – 5 очрак, Алексеевск, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч районнарында – 1әр очрак, Биектау районында – 3 очрак, Нурлат районында – 6 очрак теркәлгән.

 

 Барлык чорда 8075 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 45се - узган тәүлектә


Нет комментариев