15 июньдә Татарстанда COVID-19 инфекциясе белән 14 кеше авыраган, барысы да контакт юлы белән йоктырган
13 кеше хастаханәгә салынган, 31 кеше өйдә дәвалана.
Барлыгы 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге чикләрдә авырып китүчеләр – 17 кеше, 30дан 50гә кадәр һәм 50дән 60 яшькә кадәр - 10 кеше, 80 яшьлекләр - 2, дүртесе - 18дән 30га кадәр яшьтә, 18 яшькә кадәр - бер бала.
Алар арасында Яр Чаллыдын - 12, казанлылар – 11, Түбән Кама районыннан өч кеше, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Нурлат районнарында икешәр авыручы, Тәтеш, Тукай, Балтач, Биектау районнарында берәр кеше.
Барлыгы 15 июньгә (арту буенча) Татарстанда COVID-19ның 3958 очрагы теркәлгән.
Бар чорда 2824 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 8 кеше узган тәүлектә, 1134 кеше дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев