Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

15 мартка Татарстанда COVID-19ның 18 733 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 47 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кертелгән, 46сы чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 17 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 30 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:

 18 яшькә кадәр - 3

18 яшьтән 30га кадәр - 10

 30 яшьтән 50гә кадәр - 9

 50дән 60ка кадәр - 11

 60тан 70кә кадәр - 5

 70тән – 80гә кадәр - 7

 80нән 90га кадәр - 2

 90 яшьтән өлкәнрәк - 0

География: Казанда - 22, Яр Чаллыда - 7, Кайбыч һәм Тәтеш районнарында - 1әр, Актаныш, Алабуга, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы районнарында – 2шәр, Әлмәт һәм Менделеевск  районнарында - 3әр очрак теркәлгән.

 

 Барлык чорда 15 354 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 11е - узган тәүлектә.

Барлыгы 103 815 кешегә вакцина ясалган. Стационар учреждениеләрдә һәм күчмә мобиль бригадалар рәвешендә 153 вакцинация пункты эшли.

Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы

3. бердәм 122 номеры буенча

4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп

5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев