16 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 964 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 32 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 30зы чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 14 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 18 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 13, Яр Чаллыда - 5, Яшел Үзән, Лаеш, Нурлат һәм Чистай районнарында - 1әр, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында - 2шәр, Азнакай, Лениногорск районнарында 3әр очрак теркәлгән.
Барлык чорда 17088, атна эчендә - 302 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 49зы - узган тәүлектә.
Барлыгы 192915 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш – 5557) шулардан 114425 кеше привиканың икенче дозасын алган.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. бердәм 122 номеры;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев