Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

17 апрель - Эчке эшләр органнары ветераннары көне

Яңа Чишмә ветераннар оешмасында эчке эшләр бүлегенең 27 ветераны бар.

«Оешманың төп бурычлары - ветераннар һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль проблемаларны хәл итү, матди һәм рухи яктан ярдәм күрсәтү, һәлак булган хезмәттәшләребезнең якты истәлеген саклау, аларның гаиләләренә булышу, шулай ук районда хокук тәртибен ныгыту буенча ЭЭМБ белән үзара хезмәттәшлек итү», - дип яза оешма рәисе Вәлиҗан Мохсинов.

«Ветераннар Советы, үз активларына таянып, куелган бурычларны уңышлы үтиләр.

Гадәттә, ЭЭБ хезмәткәрләре лаеклы ялга иртә чыга һәм кайчагында аларга гражданлык тормышында үзләренә урын табу катлаулы була, бигрәк тә эшкә урнашу мәсьәләсенә килгәндә. Безнең оешмада андый проблемалар юк. Хезмәткәрләр пенсиягә чыккач, без аларга үзебезнең сафка керергә тәкъдим итәбез. Шул ук вакытта оешманың һәр яңа әгъзасына без рухи-психологик һәм башка ярдәм күрсәтәбез. Хәзергесе вакытта 27 ветеранның 24се эшли. Без барыбыз да бик дус, элемтәдә торабыз, ватсапта үз төркемебез бар.

Без, ветераннар, хезмәттәшләребезнең дә уңышларын югары бәялибез һәм аларга да ярдәм күрсәтәбез. Мәсәлән, кадрлар сайлауда. Әйтик, узган ел безнең оешма тәкъдиме буенча бер кеше полициягә хезмәт итәргә урнашты. Моннан тыш, ветераннар көче белән бер җинаять ачыкланды һәм ачылды».

Агымдагы елның мартында ТР ЭЭМнең ветераннар оешмасы җитәкчелеге ТР муниципаль районнарында ЭЭБ ветераннар оешмаларының 2021 елдагы эшенә йомгак ясаган һәм безнең район оешмасы 2 нче урынга лаек булган.

ТР Эчке эшләр министры А.В. Хохорин һәм ТР ЭЭМнең ветераннар Советы җитәкчесе, министр киңәшчесе Р. Р.  Фәхретдиновлар имзасы белән ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мохсиновка 2 нче дәрәҗә диплом тапшырылган.

«Бу коллективның уңышы, - ди Вәлиҗан Шәрипҗан улы. - Ветераннарыбыз Филипп Иванов, Ильяс Нуртдинов, Рәис Гыйззәтуллин, Рафис Фәттахов, Наил Якупов, Рәис Хисмәтуллин, Нәкыйп Галиев, Альфред Гайнатуллин, Виктор Кузнецовка һәм башкаларга зур рәхмәтемне җиткерәсе килә. Шулай ук ЭЭБ хезмәткәрләренә дә һәрвакыт ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт.

- Без лаеклы ялга киткәннән соң күп нәрсәләр үзгәрде. Әмма югары профессиональлелек, кеше кайгысын уртаклаша һәм кеше тормышын бәяли белү, хокук саклау органнарының һәр хезмәткәрендә булырга тиешле  намуслылык кебек сыйфатлар ветераннарда элеккегечә саклана. ЭЭБнең яшь хезметкәрләренә шушы сыйфатларга таянып эшләүләрен телисем килә.

Хөрмәтле хезмәттәшләремне - ветераннарны эчке эшләр ветераны көне белән чын күңелдән котлыйм, сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим!

Яңа Чишмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы Р.Р. Нәбиуллин В. Ш. Мохсиновны бәйрәм белән котлады һәм диплом тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев