Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

17 апрельдә Яңа Чишмә районы муниципаль хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырганнар

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре үзләренең физик мөмкинлекләрен тикшергәннәр.

21 апрельдә билгеләп үтелүче җирле үзидарә көне алдыннан авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшыру буенча спорт бәйрәмендә катнашканнар.

Спорт бәйрәмендә катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Вячеслав Козлов аларга барлык сынауларны да уңышлы үтүләрен һәм һәрвакыт нык сәламәтлек нигезе булган спорт белән дус булуларын теләгән. Район башлыгы үзе дә нормативларны барысы белән бергә тапшырган һәм һәр төр буенча норманы арттырып, бик яхшы физик әзерлек күрсәткән. Күп кенә муниципаль хезмәткәрләр үзләренә бирелгән югары планканы үтәргә тырышкан.

Нәтиҗәдә, җыелган баллар буенча Зирекле авыл җирлеге командасы 1 нче, Әдәмсә авыл җирлеге командасы 2 нче, район Советы һәм башкарма комитеты 3 нче урынны алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев