17 мартка Татарстанда COVID-19ның 18 830 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 48 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 17 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 31 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр - 2
18 яшьтән 30га кадәр - 3
30 яшьтән 50гә кадәр - 22
50дән 60ка кадәр - 6
60тан 70кә кадәр - 7
70тән - 80гә кадәр - 7
80нән 90га кадәр - 1
90 яшьтән өлкәнрәк - 0
География: Казанда - 18, Алексеевск, Буа, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, һәм Тәтеш районнарында - 1әр, Биектау районында - 2, Чирмешән районында - 4, Яшел Үзән районында - 5, Кама Тамагы районында - 7 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 15 486 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 67се - узган тәүлектә.
Барлыгы 106 749 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 1449) шулардан 66 597 кеше привиканың икенче дозасын алган.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. бердәм 122 номеры;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев