Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

18 апрельдә Әдәмсә авылындагы православие зиратында коймаларны яңартканнар

Бу игелекле эштә авыл кешеләре һәм күрше Ленино авылы халкы катнашкан.

- Коймага акчаны авыл халкыннан җыйдык. Әдәмселәләрдән тыш, өмәдә Ленинодан да 30  кеше катнашты, чөнки күпләрнең әти-әниләре биредә җирләнгән. Ленинода чиркәү һәм зират булмаганда, халыкны Әдәмсә зиратында җирләгәннәр.
- Материалны Яр Чаллы заводыннан, бер өлешен - җирле эшмәкәрдән сатып алдык. Эретеп ябыштыру эшләрен башлар алдыннан территорияне коры үләннәрдән чистарттык. 50 кешедән торган зур бригадага җыелып, бер көн эчендә 150 метр озынлыктагы койманы алыштырдык, соңгы 20 метрына бераз гына материал җитмәде. Якын арада материал сатып алып, эшләп бетерәчәкбез, шуннан соң капканы буярга гына кала, - дип сөйләде авылның ветераннар Советы рәисе Михаил Борисов телефон аша.
Ленино АМЙ белгечләре шушы көннәрдә Ленино зиратындагы корыган үләннәрне җыештырганнар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрен чистартканнар, шулай ук җыештыру буенча традицион «Обелиск» акциясен үткәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев