Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

18 апрельдән Яңа Чишмә районында Җиңү көненә карата патриотик чаралар башланды

Сезнең игътибарга район үзәгендә 9 майда узачак чаралар анонсын тәкъдим итәбез.

Ел саен үткәрелә торган Халыкара тарихи акция 9 Май алдыннан үткәрелә. Бүгенгесе көндә район территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашучы 2 ветеран, 66 тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучыларның тол калган 10 хатыны яши. Бәйрәм хөрмәтенә аларга азык-төлек җыелмалары һәм Татарстан Республикасы Рәисеннән һәм район башлыгыннан котлау открыткалары тапшырылачак.

18 апрельдә «Олимп» УСЗ янында Советлар Союзы Геройлары Б.С. Чекин һәм Ф. П. Савельев истәлегенә багышланган волейбол буенча ярышлар узган.

20 апрельдә Яңа Чишмәдә «Призывник көне» уздырылды.

29 апрельдә «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясе булып узачак.

4 майда 16:00 сәгатьтә мәдәният һәм ял паркында «Война в стихах» проекты кысаларында сугыш турында шигырьләр уку буенча марафон оештырылачак. Теләге булган һәркем сугыш турында шигырьне сәхнәдән укый алачак. Шулай ук концерт программасы да булачак.

5 майда «Жемчужина» бассейнында спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр арасында йөзү буенча ачык Беренчелек, ә 6 майда «Олимп» УСЗда бәйрәмгә багышланган мини - футбол буенча турнир узачак.

8 майда сәгать 10да мәктәп укучылары өчен «Яңа Чишмә хәбәрләре» редакциясе бинасыннан хакимият бинасына кадәр велосипедта ярышлар оештырылачак.

8 майда 18:00 сәгатьтә Яңа Чишмә  урамнары буйлап автойөреш булачак. Старт хакимият бинасыннан.

8 майда 21.00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориалы янында «Җиңү шәме» Бөтенроссия акциясе узачак.

8 һәм 9 майда 18:00 сәгатьтә РМЙ каршындагы мәйданда хәрби нәфис фильмнар күрсәтү планлаштырыла.

Быел «Үлемсез полк» акциясе федераль дәрәҗәдә яңа форматта узачак, атап әйткәндә:

 -«Үлемсез полк - онлайн» - теләгән һәркем үзенең Бөек Ватан сугышы геройларының фотоларын moypolk.ru сайтына урнаштыра ала;

 -«Үлемсез автополк» - үз геройларының портретларын автомобиль тәрәзәләренә урнаштыру;

 -Социаль челтәрләрдә аватаркага үзенең Бөек Ватан сугышы герое портретын кую;

 - Социаль челтәрләрдәге биттә теләгән һәркем ветеранның фотосын һәм аның турында #нашбессмертныйполк хэштегы белән язма урнаштыра алачак, барлык язмалар шушы хештег буенча җыелачак һәм ел дәвамында Россия «Үлемсез полк»ының рәсми битендә басылачак;

 -«Хәтер стенасы» - офис биналарында, уку йортларында, предприятиеләрдә һәм оешмаларда Бөек Ватан сугышы геройларының - биредә эшләүче һәм укучыларның, оешма хезмәткәрләренең бабалары һәм  карт бабаларының фотолары белән стендлар куелачак;

-«Геройлар безнең белән» - теләгән һәркем үз героеның портретын футболкасына бастырып, Җиңү Көнендә аны кия ала, герой портреты белән футболкадагы фотоны социаль челтәрләрдә #героиснами хэштегы белән урнаштырырга мөмкин.

 «Геройлар истәлегенә панно» - Россиянең «Үлемсез полк» сайтында, шулай ук шәһәрләрнең медиа-экраннарында Россиянең Үлемсез полкы сайтында (polkrf.ru) урнаштырылган геройларның портретлары һәм алар турындагы мәгълүматлар белән видеоряд күрсәтеләчәк, ул пиксельләргә бүленгән һәм һәр пиксельдә ветеран портреты урнаштырылган Җиңү көне белән котлау открыткасы буларак күрсәтеләчәк.

 -«Гаиләмдәге геройлар» - биредә катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннары турында төрле форматта сөйләячәкләр: гаилә Герое турында аның портреты белән видео-язма; герой турында эссе/хат; гаилә һәм герой фотолары белән коллаж. Боларның барысын да ВКонтактедагы шәхси биттә #ДвижениеПервых# РДДМ #Наши _Герои хэштегларын куеп, бастырып чыгарырга мөмкин.

-«Безнең мәктәп геройлары» - Бөек Ватан сугышында катнашкан мәктәп геройлары турында сөйләү.

«Живая память» - биредә истәлекләр альбом булдырырга тәкъдим ителә, кулдан язып тутырылган альбомның һәр битендә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнар турында язмалар булачак. Альбом фронтта катнашучыларга да, шулай ук тылда хезмәт итүчеләргә дә багышлана. Бу акция ярдәмендә һәр мәктәптә истәлекле альбом барлыкка килергә мөмкин.

Яңа Чишмә районында яшәүчеләргә Үзәкләштерелгән клуб системасының почтасына «Яңа Чишмә районының Үлемсез полкы» ролигын төшерү өчен сезнең гаилә геройның портретын җибәрергә тәкъдим итәбез, ул 9 майда Яңа Чишмә район мәдәният йорты экранында күрсәтеләчәк.

9 майда Яңа Чишмәдә Җиңү Көне

Сәгать 9:00дә «Үлемсез полк» акциясе старт алачак;

9:30да ретро-техника парады булачак;

10:00дә «Мәңгелек ут» мемориалы янында митинг булып үтәчәк;

Митинг һәм әдәби-музыкаль композиция тәмамланганнан соң халык күңел ачулары оештырылачак. Кыр кухнясы, сәүдә рәтләре, эстрада мәйданчыгы, спорт чаралары һәм балалар өчен мастер-класслар булачак.

18.00дә мәдәният һәм ял паркында «Живи, цвети, победный май!» патриотик җыр фестивале узачак. Тир эшләячәк.

20.00дә - бәйрәм салюты һәм дискотека.

Бәйрәм митинглары сәгать 9да башланачак һәм барлык авыл җирлекләрендә дә узачак.

«Үлемсез полк» хәрәкәтенең рәсми сайты - www.moypolk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев