Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2 февральгә Татарстанда COVID-19ның 50490 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 848 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3се - читтән кертелгән, калганнары чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. Шулар арасында 18 яшькә кадәрге 94 бала бар.

72 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 776 кеше өйдә дәвалана.

География: Казанда - 453, Яр Чаллыда - 99, Әгерҗе, Әлки, Актаныш, Бөгелмә, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарында - 1әр, Әлмәт, Азнакай, Кама Тамагы, Кукмара, Нурлат һәм Ютазы районнарында - 2шәр, Менделеевск һәм Тәтеш районнарында - 3әр, Балтач районында - 4, Лаеш районында - 5, Әтнә, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Саба районнарында – 6шар, Спас районында - 7, Кайбыч районында - 9, Теләче районында - 10, Алабуга районында - 12, Арча һәм Биектау районнарында – 15әр, Югары Ослан районында – 21, Буа районында – 24, Яшел Үзән районында - 26, Зәй районында - 43, Түбән Кама районында - 54 очрак теркәлгән.

Инфекциядән үлүчеләр саны: 1599 кеше, шуларның 5се - соңгы тәүлектә.

Барлык чорда 39465 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 117се - узган тәүлектә.

Барлыгы 2 402 291 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 4002), шулардан 1 890 263  кеше привиканың икенче дозасын алган. Ревакцинацияне 193 416 кеше үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев