2 гыйнварда Шахмай авылында Яңа ел бәйрәме булып узган
Төп чыршы янында Шахмай АҖнең өч авылы халкы җыелган
АМЙ артистлары бәйрәмгә килүчеләр өчен театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр. Алар әкият персонажлары костюмнарын киеп кунакларның күңелләрен күтәргәннәр, алар белән әйлән-бәйлән уйнаганнар, төрле конкурслар оештырганнар.
Кунаклар кызыклы ысул белән кыздырылган ( рәсемдә) тәмле җәймәләр авыз иткәннәр һәм самоварда кайнатылган хуш исле чәй эчкәннәр.
Бәйрәмгә район башлыгы Вячеслав Козлов та килгән (республика конкурс комиссиясе белән), комиссия исә авыл җирлегенең бәйрәмчә бизәлешен бәяләгән.
"Вконтакте" челтәренең https://vk.com/novosheshminskvk?w=wall-186453674_2522 төркеменнән алынган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев