2 майда Әдәмсә авылында туып-үскән, туган авылы турындагы китапның авторы Рәүф Юнысовка 75 яшь тула
Үз җиренең улы. Хезмәттәшенең юбилеена карата язылган язманы редакциягә Зирекледән Мидхәт Газыймов җибәрде.
Дустым, фикердәшем, төбәкне өйрәнү буенча коллегам Рәүф Әдһәм улы Юнысовка 2022 елның 2 маенда 75 яшь тула.
Ул Әдәмсә авылында туган. 8 сыйныфтан соң Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укырга керә, аны 1974 елда зооветтехник белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлый. Ә бит Әдәмсә белән Минзәлә арасы дөньяга чыкмаган авыл баласына ай-һай якын ара түгел.
Авылга, әти-әнисе янына кайтып йөрүләр дә елына бер-ике тапкыр гына. Анда да әле күбесенчә «унберле» белән, сирәк кенә очраган (утырткан очракта да) машина кузовында. Менә шул вакытта авыл егете чыныга да инде. Сәбәпләре булса да, укуын ташламый, ничек җитте шулай тамак туйдырырга тырыша, теше - тырнагы белән укуга, белем алырга ябыша.
Техникумнан соң бераз үз белгечлеге белән эшләгәч, Рәүф Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Егетнең тырышлыгы анда да кимеми, агроном-галим булу теләге, үзенең туган җирендә белгеч булып эшләү омтылышы аңа көч өсти.
Институтны да кызыл дипломга тәмамлый. Калинин исемендәге туган колхозында гади эшче булып эшләп йөргән яшүсмер хәзер иң кирәкле белгечкә әверелә.
Тырыш егетне тиз күреп алалар. Бер ел җирдә эшләгәч, аны партиянең Татарстан өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы, аннан мөдирнең урынбасары итеп эшкә чакыралар. Шуннан башлана да инде: баштан «Татсельхозхимия», Татарстанның дәүләт агропромында, ә 1988 елда ул инде азык чөгендере җитештерү буенча «ПО Татарстан» оешмасын җитәкли. Соңрак ул ГУП «Татсвекла» дип үзгәртелә һәм аны генераль директор итеп билгелиләр. Оешманы 14 ел җитәкләү дәверендә азык чөгендере орлыгы җитештерү буенча Татарстанны гына түгел, күрше регионнарны да импорт бәйлелектән коткара. Ә монысы инде бүгенге санкцияләр чорында искитмәле әһәмияткә ия.
Ул чакта Татарстан Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевның, Татарстан хөкүмәтенең, бу тармакны җитәкләгән Рәүф Әдһәмовичның тырышлыгы, алдан күрүчәнлеге зур әһәмияткә ия булган бит. Хәтта Яр Чаллыда чөгендер орлыгы җитештерү заводы да төзелә. Рәүф Юнысовка зур җаваплылык йөкләнә. Билгеле, авыл егете сынатмый, 2000 елда үткән Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә завод продукциясе көмеш медальгә һәм Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министырлыгының, Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең II дәрәҗә дипломына лаек була.
Эш нәтиҗәле килеп чыга: республика хуҗалыклары чөгендер орлыкларын сатып алу чыгымнарын киметүгә ирешәләр, ә Буа шикәр эшкәртү заводы берничә ел дәвамында тармак буенча Россиядә лидерлыкны башкаларга бирми.
Юнысов Рәүф ачышлары белән аларны гәмәлдә куллану буенча республика күләмендә оештырылган конкурсларда җиңү яулый, хөрмәт казана:1983 елда аңа «Татарстанның атказанган агрономы» исеме, 2000 елда - фән һәм техника өлкәсендәге ТРның Дәүләт премиясе, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, 1999 елда «Татарстанның уйлап табучысы һәм рационализаторлык отличнигы» күкрәк билгесе, 2007 елда ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Рәүф Әдһәм улы илнең агросәнәгать комплексына кадрлар әзерләү буенча да үз өлешен кертә, кафедра җитәкли. 2005 елдан Россия Федерациясенең дәүләт гражданлык хезмәтендә тора, Россельхознадзор оешмасында референт үзәген төзүдә актив катнаша һ.б. функцияләрне башкара.
Шул ук вакытта фәнни эшен дә дәвам итә. Үзе дә авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор буларак, 6 авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатын әзерли, 5 монография; (120дән артык фәнни статья,) 23 укыту-методик пособие; уйлап табу буенча 13 Россия патенты, селекция дәрәҗәсенә таныклык авторы да ул. Бүгенге көндә Рәүф Әдһәм улы Юнысов агробизнеста кадрлар әзерләү буенча Татарстан институты профессоры.
Билгеле, Рәүф Әдһәм улының югарыда кыскача гына тасвирланган тормыш, хезмәт юлының бер тармагы гына. Ул бервакытта да туган авылын, нигезен онытмады, кулыннан, хәленнән килгәнчә булышып килде. Мәсәлән, Әдәмсәдә мәчет аның ярдәме белән төзелде һәм башка эшләре белән авыл халкының ихтирамын казанды. Соңгы елларда Әдәмсә тарихына да баш-аягы белән кереп чумды.
Иң баштан фәнни-популяр җурналда «Авылдашлар, без - кардәшләр!» документаль повесте басылды.
2018 елда 464 битле 500 данәдә Нәсим Акмал белән Әдәмсә тарихына багышланган «Чорлар кичкән Кичү ярында» исемле китап та бастырып чыгарды. Иганәчесе дә үзе булды.
Дустым, коллегам, үзенең бурычын, ният-теләкләрен тормышка ашыруда бу китабы белән җитди генә уңышка иреште. Афәриннән башка сүз юк. Ләкин әле бу Кичү елгасына кереп, бер чумып чыгу гына кебек. Тарих төпләренә төшү, бигрәк тә үз нәселенең, авылдашларының тамырларына төшү ифрат катлаулы. Бу эштә кешенең бер түгел, берничә гомере булу да җитмәс, минемчә.
Ләкин авылда туган, үз җирендә нык аякта басып торган көчле зат- Рәүф Әдһәм улы Юнысывка русча әйткәндә бу гәмәл - «по плечу».
Олы юбилеең белән, дустым, коллегам, фикердәшем.
Сәламәт бул, бернинди кыенлыкларга да карамастан, һәрчак алга атла, чөнки тарихта син зур эз калдырдың, әле алда күпме яңа ачышлар көтә, уңышлар сиңа... »
Хөрмәт белән Мидхәт Газыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев