2021 ел белән саубуллашабыз! Ул нинди булып истә калачак?
Һәр кеше, узып баручы ел белән саубуллашканда, аның иң якты мизгелләрен искә төшерә. Район халкы 2021 елда үзләре белән булган иң яхшы вакыйгалар хакында уртаклаша.
Маргарита Темникова, Петропавел Бистәсе:
«Бу ел Төркиядәге Сиде шәһәренә сәяхәт итү белән истә калды. Пандемия аркасында алынган юлламадан 2 ел дәвамында файдалана алмадык - илдән чыгармадылар. Тәрбиягә алган кызым Альбина белән бардык, аның әлегә кадәр чит илдә булганы юк иде һәм ул күргәннәреннән бик канәгать калды. Альбинага Урта диңгездә коену бик күп шатлык китерде, ә миңа кызымны бәхетле итеп күрү рәхәт булды».
Гөлирә Наумова, Яңа Чишмә авылы:
«Быел тормышымның иң якты мизгелләре оныкчыгым Марк белән бәйле: аның белән аралашу миңа зур шатлык китерә, ә инде аның беренче адымнары - һич онытылмас. Бер ай элек Маркка бер яшь тулды - ул инде «әти» һәм «әби» дигән беренче сүзләрен дә яхшы итеп әйтергә өйрәнде.
Леонид Шабалин, БЯСМ тренеры:
«Узып баручы 2021 ел укучыларымның: бокс буенча беренче зурлар разрядын алган Газиз Шамазов һәм бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәп, Россия Беренчелегенә сайлап алу ярышларында 1 нче урынны яулаган Булат Хәйруллиннарның уңышлары белән истә калыр».
Рәмзия Мусина, Чертуш АМЙ мөдире
Узып баручы елда 50 яшьлегемне билгеләп үттем, юбилей уңаеннан миңа Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Иң шатлыклы вакыйгаларның берсе дип - декабрьдә улым Булатның билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы яулавын атый алам. Көз көне клубыбызның фольклор төркеме «Җырлыйк әле!» тапшыруында катнашты, ә җәй көне мәдәният йортының балалар театр коллективы «НЕстолица» республика конкурсында 3 нче урынны яулады.
Любовь Михеева, районның «Алтын ачкыч» балалар бакчасы мөдире.
Безнең балалар бакчасы тормышында мөһим вакыйгаларның берсе - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Министрлар Кабинеты грантын алу (ел дәвамында без күпсанлы тематик чаралар үткәрдек). Грант акчаларына без «Логомер» дигән логопед комплекты, рус һәм татар язучыларының китаплары, балалар һәм өлкәннәр өчен милли костюмнар сатып алдык.
Илгиз хәзрәт Әшрапов, район имам-мөхтәсибе.
Дини конфессия җитәкчесе буларак, минем эшчәнлегемдә мөһим вакыйга булып, Бакташ поселогында яңа мәчет ачылу тора. Аз санлы авылларда да моның кебек матур мәчетләр калкып чыгуы - бик куандыра. Яңа Чишмәдә Үзәк мәчет каршындагы мәдрәсәне төзүдә дә зур адым ясалды. Болар барысы да - район мөселманнарының рухи тормышында бик зур вакыйгалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев