2021 елда Яңа Чишмә районында 15,2 мең декалитр алкоголь сатылган
Җан башына сату 12,2 литр тәшкил иткән (узган ел дәрәҗәсенә карата 95%).
Районда алкоголь продукциясе 40 сәүдә объектында 20 оешмада сатыла: район үзәгендә – «Татспиртпром» АҖ челтәр кибете һәм 12 коммерция оешмасы, авыл җирлекләрендә «Татспиртпром» АҖнең - 14 объекты, «Яр Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнең (Татпотребсоюз) - 2 һәм 13 коммерция оешмасы тарафыннан (ваклап) сатыла.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматлары буенча, 2021 елда алар тарафыннан 15,2 мең дал алкоголь сатылган (2020 елда – 16,5 мең дал) - 8% ка кимегән. Фирма челтәре буенча сату 37% ка кимегән - 1,8 мең дал (2020 елда 2,8 мең дал). Коммерция структуралары тарафыннан 13,2 мең дал сатылган (узган ел 13,7 мең дал) - 4 % ка кимегән. Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан 0,3 мең дал сатылган (2020 елда 0 мең дал).
Читтән кертелә торган алкоголь – 9% ка кимрәк, читтән кайтарылган аракы – 1% ка күбрәк, ТРда җитештерелгән алкоголь һәм аракы -7 һәм 9% ка кимрәк сатылган. Җан башына сату - 12,2 литр (узган ел дәрләҗәсенә карата 95%).
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.
Чистай территориаль органы
8-(84342)-5-49-85
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев