Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2021 елда Яңа Чишмә районында хәмернең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 21 тикшерү үткәрелгән

Алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә законнарны бозган өчен штрафлар суммасы 179 мең сум тәшкил иткән.

2021 ел эчендә Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан 21 сәүдә ноктасына тикшерү үткәрелгән, шуларның 19ы - алкогольнең законсыз әйләнешен ачыклау буенча, шул исәптән 4се - Эчке эшләр бүлеге белән берлектә.

19 очракта 19 тәртип бозу ачыкланган: алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибендә – 4 очрак; алкогольле продукцияне ваклап сату буенча чикләүләрне бозу – 1 факт; яраклылык вакыты чыгу – 2 факт; алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату буенча декларацияне вакытында тапшыру буенча – 5әр очрак, гадәттән тыш хәл вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү (Covid – 19) - 2 очрак.

Ачыкланган фактлар буенча штраф санкцияләре чыгарылган: ТР Арбитраж суды тарафыннан 60 мең сумлык - 2 карар, Чистай шәһәр суды тарафыннан 75 мең сумлык - 5 карар, Яңа Чишмә районы суды тарафыннан 10 мең сумлык – 1 карар, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан 34 мең сумлык  - 9 карар (шул исәптән РФ КоАП 15.13 ст.буенча өч кисәтү) һәм РФ КоАП 14.19 ст. буенча 5 кисәтү.

2021 елда 29,07 литр күләмендә (2020 елда 23,8 литр) легаль булмаган хәмер ваклап сату әйләнешеннән алынган.

«Халык контроле» нә гражданнардан алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында 9 мөрәҗәгать кергән, 2 очрак расланган.

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.

Чистай территориаль органы

8-(84342)-5-49-85 (ред.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев