2022 елның иң матур символы өчен тавыш бирү башлана
Түбәндә күрсәтелгән сылтама буенча күчегез һәм кардан ясалган иң матур Юлбарысның авторын сайлагыз
Хөрмәтле яңачишмәлеләр! Түбәндә күрсәтелгән барлык кар шедеврлары Яңа Чишмә районында яшәүчеләр тарафыннан булдырылган. Аларның барысын да хуҗалары кемнеңдер кушуы буенча түгел, ә үзләре теләп, күңелләрен биреп ясаганнар.
Декабрь ахырында авылларда яшәүче иң иҗади кешеләрнең йортлары каршында әкияти шәһәрчекләр пәйда булды, аларда елының символы - Юлбарыс үзәк фигурага әверелде.
Күз явын алырдай әлеге юлбарыслар төрле авыл җирлекләрендә булдырылган. Һәр Юлбарыс тырышлык биреп эшләнгән һәм сыннарның һәрберсе дә искиткеч матур килеп чыккан. Кайсыларына өстенлек бирәсен үзегез карагыз. Ә иң матур, тамашачылар күңелен яулаган юлбарыс авторын - «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасыннан приз көтә.
Скульпторларны һәм рәссамнарны үз тавышларыбызны биреп хуплыйк.Чөнки мондый матурлыкны булдыручылар барыбызга да шатлык һәм бәйрәм кәефе бүләк итәләр.
Тавыш бирү 8 гыйнварда 21.00 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Аның нәтиҗәләре 9 гыйнварда билгеле булачак.
Шулай итеп, 2022 елгы талисманнар парадын башлыйк. Тавыш бирү өчен, сылтама буенча күчегез. https://vk.com/sheshminskaja_novb?w=wall-65785702_34182
Беренче Номер
№1 Горшково авылыннан Панфиловлар гаиләсе ясаган юлбарыс
сылтама https://vk.com/sheshminskaja_novb?w=wall-65785702_34182
Икенче Номер
№2.Чертуш авылында яшәүче Җиһангировлар гаиләсенең юлбарысы.
сылтама https://vk.com/sheshminskaja_novb?w=wall-65785702_34182
Өченче Номер
№3. Әдәмсә авылында яшәүче Дәүләтовлар юлбарысы.
сылтама https://vk.com/sheshminskaja_novb?w=wall-65785702_34182
Дүртенче Номер
№4. София Шешолина, Яңа Чишмә авылы.
сылтама https://vk.com/sheshminskaja_novb?w=wall-65785702_34182
Бишенче Номер
№ 5. Жихаревлар гаиләсе, Андреевка авылы.
сылтама https://vk.com/sheshminskaja_novb?w=wall-65785702_34182
Алтынчы номер
№6. Әхмәтовлар гаиләсе, Чаллы Башы авылы.
сылтама https://vk.com/sheshminskaja_novb?w=wall-65785702_34182
Җиденче номер
№ 7. Даниловлар гаиләсе. Черемухово Бистәсе.
сылтама https://vk.com/sheshminskaja_novb?w=wall-65785702_34182
Сигезенче номер
№ 8. Шахмай авылыннан Ризвановлар гаиләсе.
сылтама https://vk.com/sheshminskaja_novb?w=wall-65785702_34182
Тугызынчы номер
№9. Маланчевлар гаиләсе, Яңа Чишмә авылы.
сылтама http://https://vk.com/sheshminskaja_novb?w=wall-65785702_34182
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев