Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«2022 елның иң яхшы кар символы» конкурсы призерларына беренче дипломнар тапшырылды

10 гыйнварда Андреевкадан Жихаревлар һәм Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләләрен дипломнар белән бүләкләделәр.

«ЯЧХ» социаль челтәрләрендә халык тавыш бирү юлы белән Жихаревларның кардан ясалган Юлбарыс сыны 1 урынны яулады, ә Маланчевлар гаиләсенең Юлбарысы бронза призер булды.

Моннан тыш, Жихаревлар гаиләсенә җиңгән өчен бүләк тә - рус һәм татар телләрендә 400 битлек «Татар милли ашлары» дигән иллюстрацияле китап та тапшырылды. Баксаң, аларның кар Юлбарысы сынына 1 урын өчен безнең газетадан диплом икенчесе икән. Яңа елга кадәр алар Андреевка авылының үзендә әкияти шәһәрчекләр конкурсында җиңү яулаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев