Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2022 елның гыйнвар-август айларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан үткәрелгән контроль чаралар хакында

Алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше фактларын ачыклау максатыннан Яңа Чишмә районы сәүдә нокталары тикшерелгән.

Агымдагы елның гыйнвар-август айларында территориаль орган белгечләре административ тикшерү кысаларында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 5 контроль чара үткәргәннәр (2021 елның 8 аенда - 14 контроль чара, 12 бозу очрагы ачыкланган).

Тикшерү барышында гамәлдәге законны бозуның 5 очрагы ачыкланган:

- Алкогольле продукцияне ваклап сату турында декларацияне билгеләнгән срокта тапшырмау -2 очрак;

- Алкогольле продукцияне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозу - 3 очрак.

Легаль булмаган әйләнештәге алкогольле продукция табылмаган (2021 елда - 25,67 л).

«Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 336 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә (2022 ел, 10 март) контрольлек субъектлары белән үзара бәйләнешсез чаралар үткәрелгән, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 7 кисәтү чыгарылган.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнар тарафыннан этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә законнарны бозу турында 3 мөрәҗәгать кергән, алар расланмаган.

Ачыкланган хокук бозулар фактлары буенча түбәндәге чаралар күрелгән:

- Татарстан Республикасы Чистай шәһәр суды тарафыннан РФ КоАПның 14.17.1 ст.1 ч. буенча 15 000 сумлык 1 карар чыгарылган;

-  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе карары нигезендә РФ КоАПның 14.16 ст.3 ч. буенча 1 кисәтү ясалган;

- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан РФ КоАПның 14.19 статьясы буенча 10 000 сумлык 3 карар чыгарылган, шул исәптән 1 кисәтү, 1се эшне туктату турында;

 

- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан РФ КоАПның 15.13 статьясы буенча 6 000 сумлык 5 карар чыгарылган;

Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 36 000 сум тәшкил итә.

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт тарафыннан тикшерүне тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.

Чистай территориаль органы

8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев