Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2023 ел - Яңа Чишмә районының юбилей елы

Район оешуга бер ел 1984 елда билгеләп үтелә. Ул елда «Яңа Чишмә хәбәрләре» район газетасы үз эшен әле башлап кына җибәрә. 29 мартта газетабызның 51 нче санында Яңа Чишмә район башкарма комитеты рәисе Евгений Петрович Чершенцев белән үткәрелгән әңгәмә басылып чыга.

Хәбәрчебезнең: «Куелган бурычларны хәл итүдә нинди төп проблема бар?» дигән соравына ул болай дип җавап биргән:

«Мин кадрлар проблемасын төп проблемаларның берсе дип саныйм. Соңгы елларда безнең район территориясендә халык миграциясе зур булды. Халык, бигрәк тә яшьләр, шәһәргә китәләр. Республиканың бер генә районында да халык саны болай түбән түгел.

Яңа Чишмәдә нибары 16300 кеше яши яки бер квадрат километрга 10 кеше. Моның төп сәбәбе - социаль төзексезлек, колхозларда һәм совхозларда кешене җәлеп итә алмаслык авыр хезмәт, көнкүреш һәм сәүдә хезмәтләренең дә начар булуы.

Ләкин, шулай да, без якын киләчәктә билгеле бер эшләр башкарып, бу процессны туктатып кына калмыйча, аны уңай якка борырга өметләнәбез. Бу юнәлештә беренче конкрет адымнар инде ясалган.» 

Алга таба район үзәгендә башланган социаль һәм торак объектларны капиталь төзүне, авыл хуҗалыгын үстерү буенча планнарны әйтеп үтәбез.

40 елдан соң

 Районда мәктәп-гимназия һәм лицей, 14 гомуми белем бирү мәктәбе, өч башлангыч мәктәп-балалар бакчасы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү учреждениеләре эшли. Биредә шулай ук балалар сәнгать мәктәбе, «Аҗаган» яшүсмерләр клубы, «Олимп» универсаль спорт залы, «Жемчужина» бассейны эшли.

РМЙ, 24 авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе, район үзәгендә туган якны өйрәнү музее һәм Зирекле авылында халык иҗаты һәм көнкүреше музее бар.

Район үзәк хастаханәсе һәм 23 фельдшер - акушерлык пункты район халкына медицина ярдәме күрсәтә.

Сәүдә хезмәте халыкның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә, азык-төлек товарлары белән дә, сәнәгать товарлары белән дә (челтәр сәүдә үзәкләре, шәхси кибетләр һәм кафелар эшли).

Юллар төзекләндерелгән, парклар һәм скверлар төзелгән. Шәхси һәм күп катлы йортларга газ, су үткәрелгән… 

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә 100гә якын кеше эшли. Алар өч эре агрофирмада һәм 57 крестьян-фермер хуҗалыгында эшлиләр. Районның эшлекле кешеләре дә үз гаилә фермаларын булдырдылар һәм уңышлы алып баралар. Район территориясендә нефть чыгару компанияләре дә эшли, анда йөзләгән район халкы эшкә урнаштырылган.

Ә халык саны белән хәлләр ничек?  Районның статистика бүлеге мәгълүматлары буенча 2023 елда безнең районда 13 282 кеше яши (1 кв. километрга 10,1 кеше). Монда 1984 елның июлендә булган вакыйгаларга кайтырга кирәк, ул вакытта Яңа Чишмә районының берничә мең гектар мәйданы Благодатное, Елантово, Кармалы торак пунктлары белән бергә Түбән Кама районы канаты астына күчә.

40 ел дәвамында туучылар һәм вафат булучылар саны бер арта, бер кими бара.  Шунысы ачык, хәзер районга күбесенчә пенсия яшендәге кешеләр кире кайта. Ә яшьләрнең күпчелеге шәһәрдә яшәүне өстен күрә. Шуңа күрә кадрлар проблемасы да актуаль булып кала.

 

2023 елда шул ук күпер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X