Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

21 мартта Чаллы Башы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әминә Шәйдулла кызы Шәраповага 90 яшь тулды

«Хәрәкәттә - бәрәкәт!», - ди Әминә әби.

Әбинең хәтере шәп. Әти-әнисенең, үги әтисенең, туганнарының исем-фамилияләрен һәм, хәтта, иренең паспорттагы дөрес язылмаган отчествосын  да искә төшерде. - Шуңа күрә без ике тапкыр язылыштык - никах җепләре ныграк булсын өчен, - дип шаяртып диярлек сөйләп алды. Әминә әби гаиләдәге дүрт баланың икенчесе була. Әтисе авылда мич чыгаручы булган, сугышка кадәр армиягә китә, аннары сугышка. Гомумән, 7 ел хезмәт иткән. Ул кайткач аның әти-әнисе аерылыша һәм әнисе башка кешегә кияүгә чыга. Әтисе тиздән нык салкын тидереп вафат була. Фронтовик әтисе өчен балалар пенсия алмый.

Әминә әби сугыш вакытында өлкәннәр белән бергә басуда эшләгән: башак җыйган, көлтә бәйләгән. Ярлырак яшәүләрен дә искә төшерде: сыерлары булмаган, кырдан черек бәрәңге, ә иртә язда кычыткан, алабута җыйганнар.

Аның кияүгә чыгу тарихы да кызыклы булган.

Үсә төшкәч, Әминә өлкән апасының кечкенә улын карашырга - булышырга барган. Ул килгән саен күрше егетенең аның артыннан күзәтүен сизмәгән дә. Бервакыт кыш көне Әминә өчпочмаклы солдат хаты ала. Гаҗәпләнеп, кыз хатны ача. Армиягә киткән күрше егете Салих кызның үзенә бик ошавын, яратуын аңлатып язган, хәтта кызның кулын да сораган. Кайткач, яшьләр өйләнешергә булалар, кыскасы, Әминә  үзенең ризалыгын бирә.

- Тату яшәдек, ирем әйбәт кеше булып чыкты, - дип сөйли Әминә әби. - Үзе йорт төзеде, барысын да эшли белә иде. Балаларны да эшкә өйрәтеп үстердек: Фаик, Ринат, Рәфыйк, Фәрит - барысы да оста куллы булдылар. Улларыбыз армиядә дә хезмәт иттеләр. Кызым да яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсте. Балаларыбызның туйларын да үткәрдек.  Тик менә бабайның арабызда булмавына гына инде 26 ел гомер үтеп киткән.

Әминә әби тормышта барысына да өйрәнгән: җеп эрләгән, сөлгеләр,  кулдан ясалган станокта келәмнәр тукыган, хәтта, тула оеклар да бәйләгән.

 

 

   Гаилә зур булуга да карамастан, колхоз эшендә эшләргә дә вакыт тапкан. Кияүгә чыкканчы Уратмада урман кисүдә эшләгән. Хуҗалыкта сыер, сарыклар, казлар асраганнар, атлары да булган. Әминә әби ир-ат эшен дә оста башкарган: утынын да ярган, атны да үзе җиккән. Үзен белгәннән бирле гел хәрәкәттә булган. «Хәрәкәттә - бәрәкәт, - диләр бит. Бозау караучы булып эшләгәндә, ферма ерак иде, көн саен җәяү йөрдем. Болар барысы да сәламәтлеккә файдага гына булды. Кирпеч заводында кирпечләр ясадым, аларны ташыдым, кул хезмәте бит, бик авыр, әмма ул физик яктан чыныктыра», - дип сөйләде әби.

Балалары, оныклары бәйрәм һәм ял көннәрендә төп йортка кайтып йөриләр. Әминә әби онык-оныкчыкларының үзен ничек яратуларын сөйләгәндә, бәхеттән йөзләре тагын да балкыды. Сүз уңаенда, аның 9 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.

Улы Фаик инде пенсиядә, Яр Чаллыда КамАЗда эшләгән, Рафыйк та шунда эшли, Гөлсинә Яр Чаллы мәктәбендә укытучы. Ринат белән Фәритнең йортлары авылда, юл аша гына. Авыл хуҗалыгында эшлиләр, алдынгылар: өлкәне - машина йөртүче, кечесе - эретеп ябыштыручы. Әминә әби 32 ел инде Фәрит һәм аның хатыны Венера гаиләсендә яши (улы өйләнгәннән бирле). Үз вакытында аңа каенанасы булышкан кебек, улының балаларын - оныкларны үстерешергә булышкан.

90 яшендә булса да, Аллага шөкер, аның бер җире дә авыртмый, колаклары ишетә, күзлек кими. Бервакытта да хастаханәдә ятмаган, бер дару да эчмәгән, хәтта, валидол яки цитрамонны да. Үлән төнәтмәләренә өстенлек бирә. Әминә әби -стажлы үлән җыючы, төрле авырулардан ярдәм итүче байтак үсемлекләрне белә.

«Өйдәге һәм бакчадагы эшләрдән «туктавына» да  әле ике генә ел. Без ирем белән эштә булганда ашарга да пешерде, өйне дә җыештырды, хәзер ял иттерәбез. Намаз укый, җырларга  да ярата әле ул», - дип сөйли Венера уенын-чынын бергә кушып.

Мәрхүм Салих бабай улы Фәритне бар эшкә дә өйрәтүе әллә каян күренә: бүлмәләр дә күп, йортка да заманча ремонт ясалган. Чыннан да, Әминә әби  уңайлы шартларда яши. Без әбидән озын гомерле булып яшәүнең серләре белән уртаклашуын сорадык: «Аллаһның рәхмәтенә ышанырга, намаз укырга, ураза тотарга. Күбрәк хәрәкәт итәргә, хезмәтне яратырга кирәк, әле тагын күпме яшәрмен, бер Ходай үзе генә белә», - дип җавап бирде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев