Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

21 майда Олимп УСЗда пенсионерлар арасында XI республика спартакиадасының беренче этабы булып узган

Чара 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган, аны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге пенсия фондының клиентлар хезмәте һәм Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырган.

Чарада безнең районның 30дан артык пенсионеры катнашкан.

Ярышлар пуля белән ату, дартс, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика кебек спорт төрләре буенча узган.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә иң көчле булып чыкканнарның исемнәрен түбәндә атыйбыз:

- дартс буенча Чуаш Чабаксары авылыннан Валерий Ильин һәм Яңа Чишмәдән Нина Бирюлева;

- пуля белән ату буенча – Тубылгы Тау авылыннан Фаяз Хатыйпов һәм Яңа Чишмәдән Нина Бирюлева;

– өстәл теннисы буенча - Шахмай авылыннан Рамил Хәбибуллин  һәм Яңа Чишмәдән Екатерина Попкова;

- җиңел атлетика буенча – Бакташ авылыннан Рамил Фәттахов һәм Әдәмсәдән Рузилә ЯҺудина;

Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Җиңүчеләр командасы безнең район данын Казан шәһәрендә узачак ярышларның республика этабында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев