24 майга Татарстанда COVID-19ның 21268 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 33 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 32 кеше чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 18 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 13, Яр Чаллыда - 8, Әгерҗе, Аксубай, Яшел Үзән,Тәтеш районнарында - 1әр, Тукай районында – 2, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарында – 3әр очрак теркәлгән.
Барлык чорда 18181 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 7се - узган тәүлектә.
Барлыгы 323674 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 4100) шулардан 226987 кеше привиканың икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев