Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

25 августта Яңа Чишмәдә педагогларның район август конференциясенең пленар утырышы булып узды

Конференция барышында яңа уку елына әзерлек буенча районның иң яхшы белем бирү учреждениеләре билгеләп үтелде.

РМЙ бинасы янында, гадәттәгечә, мәктәп укучыларының кул эшләнмәләреннән, мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимештән  күргәзмә оештырып , киңәшмәдә катнашучыларны каршыладылар. Зал фойесында районның гомуми белем бирү учреждениеләре һәм балалар иҗат үзәгенең күргәзмәләре урнаштырылган иде.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге начальнигы Лилия Әмирова, Татарстаннан РФ Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов, РМБ начальнигы Александр Еронтьев, педагогик коллектив җитәкчеләре, мәгариф бүлеге белгечләре катнашты.

Мәгариф бүлеге начальнигы тарафыннан докладта күтәрелгән ” Районда мәгариф системасын үстерү : казанышлар, проблемалар, перспективалар”  темасына,  үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, өстәмә доклад ясаучылар да кушылды.

Лилия Әмирова республиканың мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү процессына  бәя бирде. Ул мәгарифтәге уңай моментларны һәм җентекле якын килүне таләп итә торган проблемалы мәсьәләләрне билгеләп үтте.

Вячеслав Козлов һәм Олег Морозов педагогларны яңа уку елы башлану белән котладылар.

Конференция барышында районның иң яхшы педагоглары бүләкләнде. Екатерина мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Татьяна Киселевага, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәлия Нурхамәтовага, Яңа Чишмә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Павловага һәм «Ландыш» балалар бакчасы музыка хезмәткәре Ольга Филиповскаяга «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. Дүрт педагог Мактау грамоталары һәм өч педагог ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Район башлыгы грантына Зирекле лицее директоры Айрат Хамәтвәлиев, шул ук лицейның химия укытучысы Нәфисә Сабанаева, Черемухово урта мәктәбе укытучысы Любовь Шабалдина, Яңа Чишмә гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Бутина һәм РМБ начальнигының методик эш буенча урынбасары Гөлфия Сираевалар лаек булды.

 

Быел районның 18 педагогы үзләренең юбилейларын билгеләп үтте: аларның һәркайсына чәчәк бәйләме тапшырылды.  Күп балалы педагоглар гаиләләрен хөрмәтләделәр, бу – Зирекледән Хамәтвәлиевлар, Екатерина Бистәсеннән Мишагиннар һәм Фоминнар һәм Чуаш Чабаксарыннан Галиевлар гаиләләре.

Соңыннан уку елына әзерлек буенча призлы урыннар алган учреждениеләр коллективлары акчалата премияләр белән бүләкләнде.

1 урын Тубылгытау, 2 урын – Черемухово, 3 урын  Шахмай мәктәбенә бирелде. Балалар бакчалары арасында 1 урынны Шахмайның «Ромашка» балалар бакчасы, 2 урынны – Яңа Чишмә «Теремок» балалар бакчасы, 3 урынны Архангел Бистәсенең  «Әкият» балалар бакчасы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев