Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

26 июньнән «Факел» җәйге сәламәтләндерү лагеры һәм палаткалы «Аҗаган» лагеры ачылды

«Факел» - иң яхшы лагерь, диләр ял итүчеләр

Коронавирус таралу куркынычы саклану сәбәпле, ике лагерь да ябык режимда эшли, шул исәптән ата-аналарга лагерь территориясенә керү тыела. Балалар янына килгәч, очрашулар вожатый катнашында КППда уза. Керү юлында, һичшиксез, алып килгән азык-төлек тикшерелә, тиз бозыла торган продуктлар рөхсәт ителми. Куркынычсызлык максатларында лагерьны Чирмешән районыннан шәхси сакчылык ширкәтенең (ЧОП) ике хезмәткәре саклый.

«Факел»да 56 бала ял итә, алар 5 отрядка бүленгән. Вожатыйлар арасында педагоглар, спорт мәктәбе тренеры, клуб хезмәткәре, ике студент бар. Мәҗбүри медик балаларның сәламәтлеген күзәтә.

«Лагерь начальнигы, пешекче һәм техничкадан тыш, калганнары «читкә чыкмаучы» хезмәткәрләр, ягъни һәрвакыт лагерьда балалар янында һәм беркая да китмиләр, - дип сөйләде безгә вожатый һәм педагог-оештыручы Ирина Логинова. - Иртәнге сәгать 9да балалар йокыдан тора, аннары зарядка, иртәнге аш, территория җыештыру, төрле чаралар, төшке аш, тыныч сәгать һәм янә чаралар.

Кичке аштан соң, гадәттә, спорт уеннары: футбол, волейбол, баскетбол.

4 корпуста йөзүче балалар яши, аларның тренерлары һәм бер үк вакытта лагерь физрукы җитәкчелегендә аерым тренировкалары бар. Тренировкалар иртәнге 7дән башлана.

Тыныч сәгатьтән соң батутны тутырабыз, балалар анда сикерә.

Көн эссе, көн дәвамында балалар душка йөри. Кич белән - көнгә йомгак ясала. Балалар фильмнар да карый, дискотека да оештырыла».

Территориядә идеаль чисталык, тәртип, корпусларда да шул ук хәл. Ремонттан соң биредә барысы да төзекләндерелгән.

Искиткеч матур! Бинаның тышкы ягында да, эчендә дә.

Даими тәртипне балалар үзләре ясый, эшне иртәдән үк башлыйлар: тәрәзәләрне юалар, себерәләр. Техничка көн саен дымлы җыештыру үткәрә. Һава даими рәвештә махсус прибор белән зарарсызландырыла. Һәр корпуста кулер тора, янгын сүндергеч тә бар.

Коридорда - отряд исеме язылган стена газетасы. Алар барысы да юмор белән: «Dream works», «Бесы» (йөзүчеләр), «Панды», «Антистресс», «Братс».

- Лагерьда балалар арасында мөнәсәбәтләр бик җылы, - дип дәвам итте Ирина Логинова. - Өлкәнрәк малайлар һәрвакыт кечкенә балаларга ярдәм итәргә әзер.

- Мин төрле лагерьларда булдым. «Факел» - бик күңелле бердәнбер лагерь, - диде ял итүче Карина Антонова. - Биредә төрле конкурслар, күңел ачулар, башка лагерьларда алай түгел иде. Һәм тәмле итеп ашаталар да.

Балалар чатыр-беседкада 1 нче сменаның тантаналы ачылышына әзерләнгәннәр. Ул кичә булган, ә ата-аналар да карый алсын өчен, турыдан-туры трансляция оештырылган.

Без уңайлы, матур ашханәгә дә кердек.

 

Монда заманча өстәлләр һәм урындыклар. (Сүз уңаенда, республика программасы буенча лагерьда яңа ашханә бинасы төзелә, ә бу бинада аш-су блогы урнашачак). Урамда шундый тәмле аш исе килеп тора, пешекчеләр салат әзерли иделәр. Вакыт төшке ашка якынлаша иде, әнә подноста стаканнарда алма компоты салынган.

Лагерьда Яңа Чишмә гимназиясе пешекчеләре эшли.

- Көнгә 5 тапкыр ашаталар, - ди Ирина. – Балалар бик канәгать.

Кыскасы, ял барлык кагыйдәләр буенча һәм югары дәрәҗәдә оештырылган. Бу юкка гына түгел, чөнки «Факел» лагерының җәйге сезонга әзерлеге гыйнвардан ук башланды.

«Лагерь ачылыр алдыннан янгын куркынычсызлыгы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы күрсәтмәләре үтәлде, - дип сөйләде Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Нәзирә Кашапова. – Янгынга каршы маскалар, палатка лагерьларына өстәмә ут сүндергечләр сатып алынды, сигнализация куелды, лагерь территориясеннән коры үләннәр һәм якын-тирәдәге агачлар чистартылды, Шушмадагы янгынга каршы пирс төзекләндерелде.

Ял итүгә ТР бюджетыннан 180 юллама бүлеп бирелгән, шуларның 120се - бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең балалары, 60ы - сәләтле балалар өчен. 25 майдан Россиядә ата-аналар тарафыннан балалар юлламасы өчен түләнгән акчаларның 50 % ын компенсацияләү программасы старт алды.

«Факел» лагеры да бу программада катнаша. Кэшбэкны алу мөмкинлеге барлык ата-аналарга (ташламалы юлламамы, түгелме) бирелә. Моннан тыш, район җитәкчелеге ярдәме белән «Факел»га 20 бушлай юллама аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен бирелде».

 

«Аҗаган»да хәрби фәнне үзләштерәбез

Сәламәтләндерү лагерьлары буйлап рейдта булганда, без күршедәге палаткалы «Аҗаган» лагерында да булдык.

Урта мәктәпләр биредә өлкән сыйныф укучылары белән биш көнлек кыр җыеннары үткәрәләр. Җыеннар - тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп программасының гамәли өлеше.

Мондый челләдә шартлар спартаннарча, тик сынауларсыз яшүсмердән чын солдат килеп чыкмый.

Көндез кигәвен, кичен черки, өстәвенә, көн саен марш-бросоклар, стройга тезелү, автоматны сүтү-җыю эшләре булса да, егетләр сынатмыйлар. Булдыралар!

Лагерь бик күңелле тәэсирләр калдырды. Керү юлында, тиешенчә, көндезге ике кеше кизү торды. Командирлар да тәҗрибәле – ТИН (ОБЖ) укытучылары Рамил Баһаветдинов, Владимир Чернышев һәм җыеннар җитәкчесе Михаил Демидов.

- Бүген медик-санитар әзерлек булды, - дип сөйләде Михаил Демидов.

- Башта балалар тест, аннары зачет уза. Кичә пневматик винтовкадан ату буенча уку дәресләре булды, бүген нормативлар тапшыралар. Элегрәк «Гомумхәрби саклагыч комплект» дисциплинасы буенча зачет тапшырганнар иде. Йокыдан тору иртәнге җидедә, аннары зарядка. Махсус дәресләрдән тыш, волейбол, футбол уйныйлар. Кичә менә армспортта ярыштылар, өчәр минут көрәш барды.

Без үзебезнең «Кыр җыеннары» төркемен булдырдык, анда безнең дәресләрнең фотоларын урнаштырабыз. Көн саен «Сугышчан листовкалар» чыгаралар, алар бер көн эчендә үткәрелә торган чаралар турында хисап бирәләр. Кыскасы, барысы белән дә шөгыльләнәбез. Хәтта өйгә хатлар да язабыз. Менә кичә «Солдат хаты» конкурсы булды, кем әнисенә, кем дустына язган. Иң яхшысы итеп Риназның хаты танылды, ул яраткан кызына шигъри юллар язган».

Армиядәге кебек үк, егетләр кайвакыт «Факел» лагерына «увольнениедә» булалар: чараларга, дискотекаларга оешкан төстә йөриләр.

Кичләрен җыелышып, гитара белән җырлар җырлыйлар.

Көтмәгәндә «Аҗаган» КППсында корреспондентны яшь «солдатлар» строе сәламләп, честь биреп, озатып калдылар, әйтергә кирәк, бусы аеруча да күңелле булды!

Монда малайлар күп нәрсәләргә өйрәнгәннәр инде. Кыр җыеннары ул армия хезмәтенең «репетициясе», армиягә чакырылганнан соң аларга хәрби фәнне үзләштерү күпкә җиңелрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев