Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

26 октябрь - Бөтендөнья ЮТҺ корбаннарын искә алу көне

2005 елдан башлап БМО Генераль Ассамблеясе тәкъдиме буенча ноябрьнең һәр өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге көн кысаларында иҗтимагый оешмалар белән берлектә хәрәкәттә яшь инспекторларны җәлеп итеп, яшьләр һәм өлкән сыйныф укучылары арасында ЮТҺ профилактикасы буенча акцияләр булып узачак.
2017 елның 13 ноябреннән 19 ына чаклы чорда районда юлларда тәртип бозып йөрүләрнең куркыныч булуы, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә актуаль мәсьәләләр турында аңлату эшләре алып бару өчен ЮХИДИ бүлекчәләре җитәкчеләре уку йортларында укучылар белән очрашулар үткәрәчәк.
Акциянең төп максаты - игътибарны юлларда үлем-китем проблемасына җәлеп итү.
2017 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районы территориясендә зыян күрүчеләр белән 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, монда 17 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, 4 кеше үлгән. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда ЮТҺ-лар саны 7,7%ка арткан.
ЮТҺ-ның сәбәпләре - автоюлның үтеп йөри торган өлешендә транспорт чарасын кую тәртибен бозу, йөргән чакта чират саклауны үтәмәү, тизлекнең конкрет шартларга туры килмәве, исерек хәлдә руль артына утыру, маневрлар ясау, каршы як полосага чыгу һ.б. 15-25 яшьлек кешеләр үлеменең төп сәбәбе - юл-транспорт һәлакәтләре.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прогнозы буенча, 2020 елга юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә травматизм йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан соң үлем очракларының өченче төп сәбәбе булырга мөмкин.
Акция - ул ЮТҺ-ларда һәлак булучыларны тагын бер кат искә алу, юл һәлакәтләре проблемасына игътибар итү мөмкинлеге дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев